Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезия күгендә Sukhoi Superjet-100 очкычы югалды


Sukhoi Superjet-100 Джакарта һава аланыннан күтәрелеп китә
Sukhoi Superjet-100 Джакарта һава аланыннан күтәрелеп китә

Русиянең яңа чыгарыла башлаган Sukhoi Superjet-100 очкычы Индонезия күгендә күрсәтү очышыннан әйләнеп кайтмады.

Индонезия башкаласы Джакартада күрсәтү очышы ясаган Superjet-100 очкычы тиешле урынга әйләнеп кайтмады.

Очкычта барлыгы 50 кеше, шул исәптән очучылар, техник хезмәткәрләр, җитештерүче ширкәт вәкилләре - барлыгы сигез Русия ватандашы һәм ике итальян, бер француз, бер американ һәм Индонезиянең 39 ватандашы булган.

Начар һава шартлары очкычны эзләү эшләренә комачаулый. Очкычны җирдә эзләү эшләре әлегә уңыш китерми. Боралаклар-очкычлар белән эзләү эшләре пәнҗешәмбе, яктыргач дәвам итәчәк.

Реклама, күрсәтү максатындагы очыш ярты сәгать кенә дәвам итәргә тиеш булган, әмма 20 минуттан аның белән элемтә өзелгән. Соңгы тапкыр очкыч һава аланыннан йөз чакрымлап ераклыкта булган чагында өч мең метр биеклектән ике мең метр биеклеккә төшү турында рөхсәт сораган. Рөхсәт алганнан соң ул уңга таба борыла һәм биеклекне киметә башлаган.

Каза булган очракта үзеннән-үзе эшли башлап хәбәр итәргә тиешле җиһазлардан да бернинди хәбәр килмәгән. Очкыч биеклеген киметкән урында ике мең метрдан биегрәк тау булуы мәгълүм.

Белгечләр очкычны исән килеш табу мөмкинлеге бик аз дигән фикердә.

Бу очкыч Индонезиягә Азия илләре буйлап күрсәтү туры барышында килгән. Моңарчы инде Казакъстан, Пакстан, Мьянмада потенциаль сатып алучыларга күрсәтелгән очкыч Индонезиядән соң Лаос белән Вьетнамга да барырга тиеш булган.

Сильвио Берлускони, Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин Sukhoi Superjet-100 очкычында. 3 декабрь, 2010
Сильвио Берлускони, Дмитрий Медведев һәм Владимир Путин Sukhoi Superjet-100 очкычында. 3 декабрь, 2010
​Италиянең Alenia Aermacchi һава ширкәте белән берлектә Русиянең “Сухой юлчылык очкычлары” ширкәте чыгара торган Sukhoi Superjet-100 әле былтыр гына күпләп җитештерелә башлаган иде. Беренче очкыч 2008 елның маенда күккә күтәрелде.

Былтыр Sukhoi Superjet-100 Карелиядә 52 юлчы утырткан Ту-134 казасының икенче көнендә Париж янындагы "Ля Бурже" салонында ул чактагы премьер Владимир Путин катнашында Русиянең һава сәнәгатенең зур уңышы буларак тәкъдим ителгән иде.

4400 чакрымга кадәр очучы Sukhoi Superjet-100 очкычы 75 һәм 95 юлчы сыйдырышлы итеп ике шәкелдә ясала. Беренче очкыч 2011 елның апрелендә Әрмәнстанның "Армавия" ширкәтенә сатылган иде.
XS
SM
MD
LG