Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Күп итеп мал да асрап, иген дә үстереп турист җәлеп итеп булмый”


Татарстанда ят кошларны үрчетүчеләр арта. Тәвә кошлары үрчетүче хуҗалыкларның берсе.
Татарстанда ят кошларны үрчетүчеләр арта. Тәвә кошлары үрчетүче хуҗалыкларның берсе.

22 майда Кушма Штатларның Айова штаты фермерлары Татарстанга киләчәк. Аларга агротуризм белән шөгыльләнүче бер хуҗалыкны да күрсәтергә җыеналар.

Океан аръягы кунакларын Татарстанның кайсы төбәгенә алып бару әлегә тәгаенләнмәгән. Республиканың фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимиров АКШ кунаклары өч юнәлешнең берсен үзләре сайлап алачагын әйтә. Татарстаннарның күрсәтәсе килгән урыннары арасында Лаеш районының Шуган авылындагы Юрий Леоновның һәм Биектау районының Ямаширмә авылында Габделәхмәт Котдусовның агротуристлык хуҗалыклары да бар.

Республикада бүгенгә авыл җирендә туристларны җәлеп итәрдәй өч кенә урын бар. Фермерлар ассоциациясенең башкарма мөдире Гөлфирә Ризаева өченчесенең Мөслим районында булуын әйтте. Алар да бу үзенчәлекле эшнең башында гына.

Байтимиров сүзләренчә, гомумән алганда, республикада 25ләп кеше бу бизнес белән шөгыльләнү өчен ниндидер эшләр башлап җибәрергә тели.

Телгә алырдай хуҗалыклар бик аз

Татарстанда агротуристлыкка тотынуга ике еллап кына вакыт узып бара. Узган ел әлеге өч хуҗалык бу юнәлешне үстерү өчен Русия фермерлар ассоциациясе аша Мәскәүдән беркадәр акча да алган. Әмма Байтимиров тернәкләнеп китү өчен бу субсидиянең җитәрлек булмавын әйтә. Леонов хуҗалыгында эшләрнең башкалар белән чагыштырганда шәбрәк баруны билгеләп үтте.

Камияр Байтимиров
Камияр Байтимиров
“Аның анда атта да йөрергә була, Чулман буенда урнашканга балык тотарга да мөмкин, мал-туарлары да бар. Кунакханәсе дә бик яхшы итеп ясалган. Леонов боларның барсын да дип әйтерлек үз акчасына торгызган. Узган ел авыл-хуҗалыгы туризмын үстерү өчен махсус програм булган иде. Аннан да әзрәк кенә субсидия алды.

Леоновның бу хуҗалыгы белән кызыксынучылар да бар. Ул Казан белән Биләр уртасына урнашканга анда туктап ял итәргә дә мөмкин. Ул бик яхшы кафе да төзегән. Монда туктап ашап, чәй эчеп алгач, йә Биләргә юл алырга, йә Казанга кайтып китәргә дә була”, ди Байтимиров.

Аның сүзләренчә, Ямаширмә авылындагы Котдусовлар хуҗалыгындагы төрле кошларны, җәнлекләрне һәм хәйваннарны карарга теләүчеләр арта. Май бәйрәме көннәрендә шәһәрдән һәм авыллардан да килүчеләр хәйран булган. Узган ел Котдусовлар үзләре янындагы күлдә балалар арасында балык тоту бәйрәме үткәргән иде. Бу чараны алар җәй уртасында тагын оештырырга ниятли.

Югары Ослан районында бер фермер умартачылык белән үзенә туристларны җәлеп итәргә җыена, әмма әлегә ул проект булып кына кала, ди Байтимиров. Бу тармакка тартылырга теләүчеләр күп, әмма кыенлыклар да бар дип әйтә ул.

“Егетләр эшләргә тырыша, әмма әлегә көчләре әзрәк. Күп нәрсә үзләреннән тора. Агротуристлык – ул үзенә бер индустрия бит. Бу тармак белән дә шөгыльләнеп, аның өстенә күп итеп мал карап һәм җир дә эшкәртеп булмый. Аларның барсын бергә эшләве бик авырга килә. Туристлык, минемчә, аерым бер юнәлеш булырга тиеш. Бу тармакка хөкүмәт тә күбрәк булышырга тиеш дип уйлыйм”, ди Байтимиров.

Үзенчәлекле күңел ачу програмнары эшләнмәгән

Гөлфирә Ризаева, Байтимиров сүзләренә өстәп, агротуристлык белән шөгыльләнүчеләрнең үз юнәлешләрен үстерүне күзаллаган һәм туристларны күңелле итеп ял иттерә торган махсус прорамнары булмауны да әйтә.

“Агротуристлык дип син йорт һәм кафе төзеп куярсың, әмма туристлар шунда ук сиңа чабып килми. Бу бик катлаулы юнәлеш, аның програмы ипләп кенә эшләргә тиеш.

Туристны җәлеп итү өчен иң беренче чиратта хезмәт күрсәтү сыйфатына зур игътибар бирелергә тиеш. Икенчедән, минем Котдусовта булганым бар. Ул төрле ят кошлар белән үзенә җәлеп итәргә тели. Чит илләргә күз салсак, анда, мисал өчен, ниндидер һөнәрче бер станок куйган да шунда аның ярдәмендә балчыктан үзеңә бер савыт ясап китәсең. Без әле туристны төрле үзенчәлекле юллар белән җәлеп итәргә ияләнмәгән.

Бүген нәрсә белән җәлеп итеп була соң? Мин Котдусов белән дә бу хакта сөйләшеп тордым. Кешеләрне экологик чиста авыл хуҗалыгы тауарлары белән җәлеп итәргә була. Кафеңны ачтың, шунда ук игенче ашы пешерергә һәм һәр туристка экологик чиста азык-төлек тә тәкъдим итәргә була. Без моңа кадәр диңгез аръягы ризыкларына гаҗәпләнә идек. Хәзер экологик чиста ризыкка ихтыяҗ үсә. Бүген халык авылда җитештерелгән ризыкны хуп күрә. Хәзер агротуристлык вәкилләре әнә шул юл белән кешеләрне җәлеп итә ала. Саф һавада булырга һәм атта йөрергә дә була.

Леоновның да бөтен корылмалары, атлары һәм башкалары бар, әмма програмы юк. Кешеләрне җәлеп итү програмы да булырга тиеш. Бу юнәлешне җентекләп өйрәнү дә кирәк.

Котдусов та үзенчә нәрсәләрдер эшләргә маташа. Кафесын да төзи. Аның янында тагын бер фермер бар. Менә аның кызы чәчтарашханә ачарга хыяллана. Африканча чәчләр үрергә тели. Алар хыялый егетләр, барсы белән дә кызыксыналар, әмма аның өчен акча да кирәк”, ди Ризаева.

Американ фермерларын Русиядәге хәлләр кызыксындыра

Татарстан гадәттә читтән килгәннәргә үзенең уңышларын, йә булмаса башкаларда булмаганны күрсәтергә тырыша. Май ахырында киләчәк американнарга агротуристлык белән шөгыльләнүчеләр белән беррәттән, гаилә фермаларын һәм үзләре җир эшкәрткән, терлек асраган эшмәкәрләр янына да алып барырга ниятлиләр.

Байтимиров сүзләренчә, АКШ фермерларын Русиядә җир реформаларының ничек тормышка ашуы кызыксындыра. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә фермерларның үзләре биләгән җирдә ныклап аякка баса алганнармы әллә юкмы, дәүләт белән мөнәсәбәтләре ничек булуны да беләселәре килә аларның. Шулай ук ниндидер уртак проектлар эшләргә дә теләкләре бар. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән тауарларны эшкәртүче зур булмаган ширкәтләрнең Русиядә бик аз булуы да американнарны кызыксындырган. “Нигә андагы фермерлар безнекеләргә караганда баерак һәм ныграк яши? Бу якларын да уртага салып сөйләшергә ниятлибез”, ди Байтимиров.

Җәй уртасында Татарстанның авыл хуҗалыгы тагын бер төркем көтә. Ул вакытта инде АКШтан һәм Финляндиядән турыдан-туры агротуристлык белән шөгыльләнүчеләр килергә тиеш. “Әлегә көне билгеле түгел, килештерүләр бара”, дип әйтте Ризаева.
XS
SM
MD
LG