Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Айдар Хәлимнең “Хунвэйбин” китабы тәкъдим ителде


Айдар Хәлим "Хунвэйбин" исемле яңа китабын тәкъдим итә, Казан, 11 май 2012
Айдар Хәлим "Хунвэйбин" исемле яңа китабын тәкъдим итә, Казан, 11 май 2012

11 майда Казанда Тукай музеенда язучы Айдар Хәлим “Хунвэйбин” исемле яңа романын тәкъдим итте. Чарада укучылардан тыш, татар әдәбияты һәм мәдәниятенең күренекле әһелләре катнашты.


Әсәрнең төп герое Иркен 1917 елгы инкыйлаб нәтиҗәсендә туган җирен ташлап качырга мәҗбүр булган. Автор аны Татарстанның Мамадыш якларында урнашкан Кизләү авылында туып-үскән дип сурәтли. Хакимияткә дин иреген кысучы коммунистлар килү сәбәпле, Иркен Кытайга уйгыр кардәшләр янына барып төпләнә. Гомерен чит җирләрдә үткәрсә дә татар егете югалып калмый, туган авылын онытмый. Кытайда Кизләү исемле чын татар авылы төзи. Кытайга килгән культур инкыйлаб вакытында төрмәгә утыртыла. Анда кыйналып, тәмам таушалып беткәч, Иркен зинданнан Америкага кача. 1997 елда президент чакыруы буенча Казанга килә. Ләкин никадәр вакыт сагынып яшәгән Казанга килүе нәтиҗәсез, чөнки башкала бөтен миллилеген югалтканы ачыкланачак. Иркен үзенә һәм милләткә “Нишләргә?” дигән сорау куя.

"Хунвэйбин" китабы
"Хунвэйбин" китабы
“Хунвэйбин” – кытайчадан “кызыл сакчы” дип тәрҗемә ителә. Айдар Хәлим сүзләренчә, бу өч томлык роман башта хикәя кебек кенә ниятләнгән булса, соңрак киңрәк масштабларга үсә.

“Бүгенге татар прозасы ташландык хәлдә. Татар бөек дип мактанабыз, ләкин милләтне таркату темаларына багышланган бармы берәр тетрәткеч повесть? Иван Грозныйның хатыны татар булган дибез. Аның турында роман бармы? Юк. Менә карагыз, 1960 елларда олпат Кама елгасын буып, янында урнашкан авыллардагы халыкларны качырып, андагы балыкларның үлеп бетүе, татарның су эчендә сусыз калуы турында роман бармы? Юк. Мин, үземнең кулымнан килгәнчә, Иркен ага сүзләре белән, бүгенге татарның ни хәлдә икәнен, аңа дуңгызчылык китергән зыянның нәрсә икәнен әйтергә тырыштым. Шушы темаларны күтәрми торып, татар прозасы бар дип әйтә алмыйм”, дип сөйләде Айдар Хәлим.

Кичәдә катнашучылар
Кичәдә катнашучылар
“Хунвэйбин” әсәрен тәкъдим итү кичәсендә язучылар – Зәки Зәйнуллин, Марат Әмирханов, Фәнзаман Баттал, шагыйрә Нәҗибә Сафина, китапның баш мөхәррире Люция Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Казан музыка көллияте шәкертләре татар моңы белән бизәде. Татарстанның халык артистлары Ирек Баһман һәм Зөлфия Зариф та бу кичәгә битараф калмаган. Китапны бастыруда зур ярдәм күрсәткән галим Тәлгат Галиуллин бу китапка үз карашын белдерде.

“Романның иң беренче өлешләрен мин гәҗиттә укыдым. Беренче тәэсирләрем үтереш, канкоеш белән бәйләнгән дип истә калган. Айдар Хәлим ни генә язса да, яхшы килеп чыгачагына ышандым. Соңыннан әсәрне тулысынча укырга туры килде.

Тәлгат Галиуллин
Тәлгат Галиуллин
Айдар Хәлимнең татар әдәбиятына яңа юнәлеш алып килгәнен әйтәсем килә. Тәнкыйть сүзләре дә булды. Чыннан да, бүгенге чорда татар әдәбияты бөтен теманы күтәргән шикелле. Тарихка нык кереп киттек. Дөрес яктыртылмаган тарихыбызны шактый уңышлы язып киләбез. Ләкин бер күтәрелмәгән өлкә калган икән. Ул да булса – мөһаҗирләр хакында. Дөрес, Мәхмүт Галәү аны күтәреп карады. Ләкин, чын мәгънәсендә, үрнәк була алырлык әсәр юк иде. Айдар Хәлимнең “Хунвэйбин” романы бу урынны алыр дип ышанасы килә. Бу бик катлаулы әсәр. Әдипнең яңа иҗат җимеше Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” әсәрен дә, Герценның “Былые думы” әсәрен дә хәтерләтте, ләкин шул ук вакытта Айдарныкы тулысынча мөстәкыйль әсәр. Әмма Айдар Хәлим беркемне дә кабатламый. Халык әйтәсе килгән сүзне, төп герой Иркен теле белән әйтә”, диде Тәлгат Галиуллин.

Кичәдә катнашкан әдипләрнең чыгышында әдәбият һәм милләт язмышы бергә үрелеп барды. Фәнзаман Баттал Айдар Хәлимне хөкүмәт идеологиясенә таянып иҗат итмәү өчен хөрмәт иткәнен, ә китапның мөхәррире Люция Гыйззәтуллина язучының теле бай һәм катлаулы икәнен билгеләп үтте. Зәки Зәйнуллин язучы белән булган хатирәләрне искә төшереп алды, ә Нәҗибә Сафина Айдар Хәлимне чын язучы дип атады.

“Хунвэйбин” китабын тәкъдим итү кичәсен Казанда укучы бер төркем кытай татарлары да әйләнеп узмаган. Чара Айдар Хәлимнең автографлар һәм китапны тарату белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG