Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан имамнары указлы була башлады


Татарстан имамнары указлы була башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

Татарстан имамнары указлы була башлады

12 майда Татарстан диния нәзарәтендә Кама Тамагы, Лаеш, Алабуга имамнарына имам-хатыйблык шәһадәтнамәләре тапшырылды.


Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сүзләренә караганда, республиканың әлеге районнарыннан килгән 40тан артык имамның барысы да нәзарәт оештырган белем күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаган һәм үз мәхәллә мәчетләрендә имамлык вазыйфасын башкарырга лаек дип табылган.

Алга таба Татарстанның башка район имамнары да әлеге укуларда белемнәрен күтәреп, шушындый шәһадәтнамәләр алачак.

Бу шәһадәтнамәләр бер елга бирелә. Бер елдан соң әлеге документлар Татарстан диния нәзарәте тарафыннан яңартылырга тиеш була.

Шәһадәтнамәнең бер ягы татар, икенче ягы рус телендә язылган. Документта аның иясенең исем-фамилиясе күрсәтелгән.

Анда шулай ук: “Үзәкләштерелгән дини оешма – Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының диния нәзарәте җирле мөселман дини оешмасы беркетмәсенә нигезләнеп, диния нәзарәте низамнамәсенә таянып, аттестация имтиханнарын уңышлы үтүгә бәйле рәвештә мәчет мәхәлләсендә имам-хатыйб вазифаларын үтәүне раслый. Имам-хатыйб дини вазифаларны Аллаһы Тәгалә фарыз иткән хөкемнәргә һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең сөннәтенә, Татарстан Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең низамнамәләренә туры китереп үтәргә тиеш”, дигән сүзләр бар.

"Халык белән эшләү сезнең өстә”

Илдус Фәиз сүзләренә караганда, мондый шәһадәтнамә бирелү һәрбер мәхәлләдә, мәчетләрдә уставларны, документларны тәртипкә китерү максатыннан чыгып эшләнгән.

Татарстан мөфтие боларны аңлаткан вакытта, хәзер инде указлы булган муллаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен дә җиткерде.

“Без бергәләшеп Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә тиеш. Татар авылларының чисталыгын-пөхтәлеген саклау да, әдәп-әхлакка өйрәтү дә, балаларыбызны тәрбияләү дә, җыеп кына әйткәндә халык белән эшләү сезнең өстә”, дип белдерде ул.

"Эшләрне тәртипкә генә салабыз"

Илдус Фәиз муллаларга шулай ук, соңгы вакытта мөфти тирәсендә барган шау-шуга карата да үз фикерен җиткерде.

“Газетларда, радио-телевидениеләрдә минем турыда бара торган шаулашу – бары тик тәртипкә салган вакытта тәртипкә керергә теләмәгән кешеләрнең кычкырышуыннан гына гыйбарәт. Шуны белегез ки, минем беркемне дә кимсеткәнем, беркемне дә нахакка рәнҗеткәнем юк. Без фәкать үзебезнең устав буенча ничек эшләнергә тиешле, ничек булырга тиешле эшләр булса, шул эшләрне тәртипкә салу белән генә шөгыльләнәбез”, дип белдерде ул.

Чара ахырында указлы булган муллаларга Коръәннең Казан басмасы бүләк ителде.
XS
SM
MD
LG