Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ метро тукталышларын татарча атауны таләп итә


Фәрит Зәкиев "Кәҗә бистәсе" исеменең урысчадан алынган исем булуын әйтә
Фәрит Зәкиев "Кәҗә бистәсе" исеменең урысчадан алынган исем булуын әйтә

Татар иҗтимагый үзәге Казанда төзелеп килүче өч метро тукталышына борынгы татар исемнәре бирелүен таләп итә. Бу хакта ТИҮ Татарстан президентына хат язып, аннан бу мәсьәләдә ярдәм сорый.


Татар иҗтимагый үзәге Казанның Мәскәү базары янындагы метро тукталышына “Сөембикә”, Воровский урамындагысына “Олуг Мөхәммәт”, Соцгород мәйданындагысына “Бәхтияр Канкаев” исемнәренең бирелүен һәм бу тукталышларның тарихи исемнәргә карап бизәлүен тели.

ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев сүзләренчә, хәзерге вакытта кулланылышка кертелгән җиде метро тукталышының берсе генә татар исеме белән аталган. Ә калган алтысы урыс исемнәре белән аталып йөртелә. Боларга өстәп төзелеп килүче өч метро тукталышын да урыс исемнәре белән атарга җыеналар.

“2013 елда Универсиадага киләчәк кунаклар Казан метросындагы бу урыс исемле метро тукталышларын күргәч, нәрсә уйларга тиешләр? Бу оят һәм хурлык. Казан шәһәре түрәләре яңа метро тукталышларына Мәскәү, Декабристлар, Соцгород дигән исемнәр кушып шул оятсызлыкны дәвам итмәкче була”, дип белдерде ул Азатлык радиосына.

“Берничә йөз кешенең фикере халык фикере була алмый”

Фәрит Зәкиев яңа метро тукталышына исем кушу буенча халык тыңлаулары үткәрергә кирәк дип саный.

“Анда төрле институтлардан галимнәрне, тарихчыларны, белгечләрне, татар иҗтимагый оешмаларыннан вәкилләрне чакырырга кирәк. Интернет аша уздырылган сораштыруда катнашкан берничә йөз кешенең фикере халык фикерен чагылдырмый”, дип белдерде ул.

ТИҮ президентка өметләнә

“Татарлар тарихсыз халык түгел. Без - бөек тарихлы халык. Әмма Казан мэриясындагы манкортлар моны аңламый икән, аңа без гаепле түгел”, дип өстәде Фәрит Зәкиев.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле, төзелеп килүче яңа метро тукталышларына татар исемнәре кушу мәсьәләсендә быелның 10 маенда президентка язган хатларында, бу мәсьәлә белән Рөстәм Миңнехановның шәхсән үзенең шөгыльләнүен сорауларын, Казан мэриясы түрәләренең гадәттәгечә иҗтимагый оешмалар фикеренә колак салмауларын да әйтте.

Әлегә тәкъдим ителгән атамалар урыс телендә
Әлегә тәкъдим ителгән атамалар урыс телендә
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында төзелеп килүче өч метро тукталышына исем бирү буенча Казан метросының интернет сайтында тавыш бирү бара.

Бу тукталышларга "Декабристов, Московская, Кизическая, Удельная слобода, Телестудия, Волгоградская, Аладская, Северный вокзал, Гагаринская, Алатский вокзал, Тимер Юл, Транзитный вокзал, Соцгород, Заводская, Воровского, Караваево, Крылья Советов, Ленинградская, Авиастроителей" дигән исемнәр тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG