Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда әфганчыларны искә алдылар


Уллары Әфганстанда һәлак булган солдат аналары
Уллары Әфганстанда һәлак булган солдат аналары

Әфганстанда ун ел барган сугышта Чаллыдан ике меңнән артык солдат һәм офицер катнашты. Шуларның 33е һәлак булды, 42се гарипләнеп кайтты. 15 майда әфганчылар истәлегенә Комсомол районындагы мемориалга чәчәкләр салу, һәлак булганнарны искә алу чарасы үтте.


Чаллыда елына ике тапкыр Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү һәм чыгару көннәре уңаеннан чаралар оештырыла. Сишәмбедә үткән шундый чарада район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, әфган сугышында катнашучылар, мәктәп укучылары катнашты.

2009 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең 30 еллыгы уңаеннан Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәйдәр Галәветдинов “Гаскәрләрне Әфганстанга кертү – сугыштан башка яши алмаган кешеләрнең зур ялгышы булды” дип белдергән иде.

Рәфыйк әфәнде Имайкин Ерак Көнчыгышта полковник дәрәҗәсендә дивизия штабында хезмәт иткән вакытта әфган сугышына җибәрелә.

Рәфыйк Имайкин
Рәфыйк Имайкин
“Бу елларда Кытай белән мөнәсәбәтләрнең яхшырмаган чаклары иде. Шуңадырмы, солдатларны һәм офицерларны Әфганстанга күпләп җибәрмәделәр. Ә болай боралак төркемнәре җибәрелеп торды.

Хабаровскига чираттагы баруларымның берсендә округ штабы офицеры шаяртып кына: “Рәфыйк Рәхимович, чит илдә хезмәт итеп кайтасыгыз килмиме?” дип сорап куйды. Мин дә шаяртып кына: “Әйдә, Никарагуада кофе плантацияләрен карап кайтырга була”, дидем. Шаярту чынга ашты. Озак та үтми, хәбәр килә, мине Никарагуага дивизия командирының киңәшче итеп өч елга намзәт итеп билгеләгәннәр. Үз дивизиямә кайтуга командир әйтә: “Рәфыйк, Әфганга әзерлән”, ди. Мине Әфганстан саклану министрлыгы штабының оператив киңәшчеләр бүлеге башлыгы итеп билгеләделәр.

Гаскәр кертү турындагы карар буш урында тумагандыр инде. Гаскәр кертүне шик астына алучылар да бар. Без анда вакытта америкалылар әйтә торганнар иде, нәрсә, исәрләндегезме дип. Без Вьетнамда 10 ел булдык, ни белән беткәнен беләсез дигән фикерләр ишетелде. Без киттек, Әфганстанга алар керде. Без ул чакта кермәсәк, американнар шунда була иде. Керү бер яктан дөрес булгандыр. Ләкин мәсьәләнең чишелү ягын карарга кирәк. Бу сугыш илне нык “сауды”. Советлар берлеге таркалуның да башы шунда барып тоташмагае дим. Хәрби булмаган КамАЗларны күпме китерделәр, чөнки алар 2-3 тапкыр очсызрак иде. Бик күп чыгым китте.

Әфганстанда 10 ел эчендә 14 мең гаскәри үлде дигән сүзләргә ышанмыйм. Монда үлгәне шулай булсын ди. Яраланып өенә кайтарып җибәрелгән күпме гаскәри үлде, аларны беркем санамады.

Әфганстанны яулап алу мөмкин түгел иде. Анда малайлар да берничә буын инде кулларына коралдан башка әйбер тотканнары юк. Ә Әфганстан халкы тырыш, намуслы, бик кунакчыл. Бездән 15 мең кеше үлгән булса, алардан миллионлап үлделәр. Дөрес, анда әлегә кадәр безнең яктан әсир итеп алынган хәрбиләр бар. Әфган ягына күчүчеләр дә булды. Бу хакта күзләүчеләр безгә җиткереп торды.

Ватан сугышы ветераннарына үләргә ике-өч көн кала хөрмәт күрсәтә башлыйлар кебек, барысын да бирәләр. Кешегә исән чакта хөрмәт күрсәт, һәйкәлен дә куй, фатирын да бир. Үлгәч нигә кирәк ул? Әфган льготаларының күбесе инде юк. Әфганчыларның күбесе бер бүлмәле фатирда калды. Алар бит гаилә корды, балалары булды, оныклары бар. Мин үзем дә фатир сатып ала алмадым. Ул чактагы КамАЗга рәхмәт”, дип үткәннәрне һәм бүгенгеләрне искә алды Рәфыйк Имайкин.

1989 елда совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылгач, полковник Имайкин Чаллының хәрби комиссары итеп билгеләнә. Хәзерге вакытта кадет мәктәпләрендә укыту белән шөгыльләнә, ветераннар шурасында эш алып бара.
Чаллыда әфганчыларны искә алдылар
Чаллыда әфганчыларны искә алдылар
XS
SM
MD
LG