Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиционерлар “Баррикадная” метросы янында җыелачак


Мәскәүдә Чистопрудный бульварда лагерьлары юк ителгән оппозиционерлар “Баррикадная” метросы янындагы мәйданда җыелачак. Бу хакта «Твиттер»да хәбәр ителә.

«Баррикадная»га күчәргә оппозиция вәкилләренә активист Илья Яшин һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Ксения Собчак мөрәҗәгать иткән.

Бүген иртән полиция «ОккупайАбай»да катнашучыларны Чистопрудный бульвардан китәргә таләп итте. Кичә Басманный мәхкәмәсе лагерьны бетерү турында карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG