Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сәфәровны билгеләү Шәймиевнең көчен күрсәтә"


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин

Журналист Ирек Мортазин Әсгать Сәфәровның вице-премьер итеп билгеләнүе "аек акылга төкерү булды" дип исәпли.

Сәфәровның бу вазифага билгеләнүе - сатулашу нәтиҗәсе. Сәфәров бит бик күп нәрсәне белүе, коррупциягә каршы берәр төрле вакыф оештырып фаш итү мөмкинлеге турында кисәтеп куйган иде. Бу һич тә аз булмас иде.

Сәфәровның вице-премьер итеп, җитмәсә, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм тулысынча социаль тармак өчен җаваплы итеп билгеләнүе - аек акылның битенә төкерү. Бу хезмәткәрләре тоткыннарны азаплау белән шөгыльләнгән өчен эшеннән алынган төрмә башлыгын кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил итеп билгеләүгә тиң. Шуңа күрә, моны нормаль мантыйк кануннары белән аңлату мөмкин түгел.

Русиянең бер өлеше булган Татарстанда Бизантин кыланышлары хөкем сөрә һәм мәсьәләләр келәм астында хәл ителә.

Сәфәровны вице-премьер итеп кую турында карар, һичшиксез, Карловы Варыда кабул ителгән дип уйлыйм. Күптән түгел Әсгать Сәфәров анда Миңтимер Шәймиев белән бергә ял иткән иде.

Аның бу вазифага билгеләнүе Миңтимер Шәймиев позицияләренең элеккечә ныклы булуын күрсәтә. Миңнеханов әле дә Татарстанда хакимиятне үз кулына ала алмый.

Ирек Мортазин
журналист, Мәскәү

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG