Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Самар төбәге төшеп калганнардан түгел"


Рифкат Хуҗин (с) һәм Минәхмәт Халиуллов
Рифкат Хуҗин (с) һәм Минәхмәт Халиуллов

Шушы көннәрдә Казанда федераль мохтарият җитәкчесе Илдар Гыйлметдинов төбәкләрдәге татар милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләрен җыеп киңәшмә уздырды. Җыелышта Самардан өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиуллов һәм Самар шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин катнашты.


Рифкат әфәнде Хуҗин белән әңгәмәдә Самарда милли эшләрнең ничек торуы хакында сөйләштек.

– Җыелышның төп максаты нидән гыйбарәт иде?

– Сүз бер тирәдәрәк барды: ничек татар телен саклап калырга, ничек татар милләтен саклап калырга?

– Нинди тәкъдимнәр булды?

– Бүгенге көндә бу зур эшне ике юнәлештә алып барырга кирәклеге ачыкланды. Иң беренчесе – гаиләдә сөйләшү. Якшәмбе мәктәпләрен ачу. Татар авылларындагы мәктәпләрне саклап калу. Шул мәктәпләрдә татар теленә игътибарны арттыру.

– Самар шартларында барлык татарны да якшәмбе мәктәбенә куып кертеп булмый бит?

– Эшләргә теләгән кеше ысулын эзли, эшләргә теләмәгән кеше сәбәп таба. Самар шартларында татар телен өйрәнергә шартлар бик күп. Кабельле телевидениедә тәүлек буе “Яңа гасыр” сөйли. Галәм киңлегеннән тәлинкә аша радиосын да тыңлап була. Интернетта дистәләгән татар сайты эшли. “Азатлык” радиосын укырга да, тыңларга да, карарга да була.

– Күп төбәкләрдән вәкилләр килгән икән. Шулар арасында Самар ничегрәк күренә, бик артта түгелме?

– Мин күпләр белән аралаштым. Сораштым. Чагыштырдым. Самарда хәлләр алай ук начар түгел. Самар төбәге төшеп калганнардан түгел, яман яклар бар. Ләкин дә бу тынычланырга хокук бирми. Әйе, Самардагы “Яктылык” мәктәбендә биш йөзгә якын бала татар телен, татар тарихын өйрәнә. Тәрбия эшләре татар телендә алып барыла. Менә җәйге мөселман лагеренда да татар теле дәресләре керәчәк. Иң мөһиме, һәр татар гаиләсендә татар телендәге гәҗит-журналлар булырга тиеш.

– Мордовия якларыннан килгәннәр белән аралыштыгызмы?

– Иң элек аларны эзләп таптым. Самар губернаторы булып шул республиканың җитәкчесе Николай Меркушкин килде бит.

– Ниндирәк сүзләр сөйләделәр?

– Меркушкинны тик яхшы яктан гына бәялиләр.

– Гадәттәгечә һәр җитәкче үзе белән команда алып килә. Мордовиядән кемне алып киткән?

– Яналиевны. Ул Самарда җәмәгать оешмалары белән җитәкчелек итәчәк. Яналиевны да мактыйлар. Самар өлкәсе яңа биеклеккә күтәрелер дигән ышаныч арта.
XS
SM
MD
LG