Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар кунакка йөрешә: Финляндия татарлары Эстониядә булды


Финляндия татарлары Таллинга Эстония татарлары янына сәфәр кылды. Төрле илдәге татарларның бер-берсе янына кунакка йөрүе гадәткә кереп бара.

Финляндия татарларының 28 кешелек вәкиллеге бу көннәрдә Эстония татарлары чакыруы белән Таллинда булып кайтты. Бу шул кадәр күп кеше катнашуында узган зур сәфәрнең иң беренчеседер мөгаен. Моннан ике ел элек Финляндиянең “Исламия” җәмгыятенең ул чактагы рәисе Окан Дахер җитәкчелегендә зур булмаган вәкиллек Эстония татарлары “Идел” җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан котларга барган иде.

Бу ике ил татарларының бер-берсен аеруча да якын күрүе мөгаен аларның тамырлары белән Түбән Новгородтан булуына бәйледер. Шул ук вакытта 1917 елда Финляндия үз бәйсезлеген алган илдә яшәгән татарлар үсешенә ярдәм итсә, Эстония татарлары төрле язмыш кичергән. Ә менә Русия инкыйлабы, Икенче бөтендөнья сугышы һәм Советлар берлегендә яшәү Эстония татарларына тәэсир итми калмый.

1950 елда Эстониягә эшкә күп кенә Русия ватандашлары килеп урнаша һәм алар арасында татарлар да шактый була. Хәзер Эстониядә ике дәвергә караган татарлар гомер кичерә. Финляндиядәге милләттәшләребезнең сәфәре дә алар белән танышу өчен оештырылган иде.

Таллинда аларны "Turath" Эстония ислам мәркәзе җитәкчесе Илдар Мөхәммәтшин һәм “Йолдыз” мәдәни оешмасы рәисе Тимур Зарипов каршы алды. Беренче булып барысы да Таллиндагы мөселман зиратына юнәлде, чөнки ул каберлектә Финляндия татарларының якыннары да җирләнгән.

“Минем монда бабам күмелгән. Аның каберен карарга килдем. Менә каберен күреп чәчәкләр утырткач, күңелемә тыныч булып китте”, дип сөйләде Һелсинкидан килгән Һәтфә Җамалетдин.

Зиратта мәрхүмнәр рухына Коръән укып дога кылынгач, барысы да "Turath" Эстония мөселман оешмасының яңа мәчет бинасына юл алды. Әлеге мәчет 3 ел элек сатып алынган. Кунакларны Илдар хәзрәтнең тормыш иптәше Иман ханым Мәхмүтова татарча сәламләде. Өч катлы бинаның икенче катында киң һәм матур мәчет залы урнашкан. Шунда хуҗалар һәм кунаклар бергәләп өйлә намазын укыды.

Намаздан соң аралашу бинаның өченче катында – милли ризыклар белән корылган өстәл янында дәвам итте. Хуҗалардан Илдар хәзрәт, ә Финляндия ягыннан әле күптән түгел сайланган яңа рәис Атик Али сөйләде.

“Без бер-беребезгә бик якын яшибез, шуңа да карамастан аралашуыбыз бик сирәк. Безгә ешрак күрешергә һәм дәвамлы элемтәдә торырга кирәк. Киләчәк елга сездә үтәчәк II Европа татар яшьләре форумы моңа бер сәбәп булсын иде. Шул форумны 2014 елда Һелсинкида теләп уздырыр идек”, диде Атик әфәнде.

Татарларда бүләк алмашу кебек күркәм гадәт бар. Илдар хәзрәт үз бүләген тапшырса, кунаклар Ислам мәркәзе китапханәсенә Финляндиядә басылган «40 kudsi hadis» хөтбә китабы һәм “Мәчеткә илткән юл” документаль фильмы бүләк итте. Финляндия татарлары мәдәни оешмасы рәисе Фәзилә Насретдин Эстония татарларын үзләрендә уза торган чәй кичәләренә чакырды.

Шулай итеп, Финляндия һәм Эстония татарлары арасындагы милли һәм дини кардәшлек күпере тагын да ныгыды дип әйтергә була. Әле күптән түгел генә бу ике илнең татар яшьләре беренче Европа татар яшьләре форумында катнашып бер-берсе белән танышып кайткан иде.
XS
SM
MD
LG