Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге җитәкчеләре Грецияне еврозонада калырга чакыра


Европа берлеге җитәкчеләре Грециядә икътисади проблемнарны хәл итүнең иң яхшы юлы илнең еврозонада калуы булачак дип саный.

Европа берлеге шурасы рәисе Херман ван Ромпей һәм Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Баррозу Американың Кэмп-Дэвид шәһәрендә узучы “зур сигезлек” саммитында катнаша. Очрашуның төп темасы – еврозонада, аерым алганда Грециядәге хәлләр.

Баррозу әгәр Греция элекке килешүләрнең шартларын үтәсә еврозона илләре анарга финанс ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте.
XS
SM
MD
LG