Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида татар кызлары һәм егетләре ярышты


Бәйге вакытында
Бәйге вакытында

Күптән түгел Омски татар яшьләре арасында “Татар кызы һәм татар егете” бәйгесе үтте. Омскида мондый бәйге инде өченче мәртәбә оештырылды.


Мондый чараларны шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте яшьләрне туган телгә, мәдәнияткә җәлеп итү, гореф-гадәтләрне, йолаларны оныттырмау, татар рухында тәрбияләү максатлары белән оештыра. Узган еллардагы бәйгеләрдә егетләр һәм кызлар аерым ярышкан булсалар, әлегесендә яшьләр сәхнәгә бергә чыктылар.

Оештыру эшләре өчен җаваплы Айрат Әхкәмов бу хакта, кызлар һәм егетләр бәйгеләрен элек аерым үткәрдек, быел җыелышып сөйләштек, бергә үткәрү кызыклырак булыр, тамашачылар да яратыр дип уйладык һәм шулай оештырдык та, ди.
Исем кушу йоласы
Исем кушу йоласы

Шуны да әйтергә кирәк, әзерлек барышында бәйгедә катнашучылар саны шактый булса да, вакыты җиткәч, сәхнәдә чыгарга батырчылык итүчеләр күп булмады. Айрат әйтүенчә, төп сәбәп яшьләрнең телне начар белүләрендә.

Узган бәйгеләр Омскиның “Дуслык йорты”нда оештырылган иде, быелгысы “Умырзая” ансамбле урнашкан “Кызыл Гвардия” мәдәният йортында үтте. Ярдәмчеләрнең күпчелеге ансамбльдән булды, барлык әзерлек чаралары да шушы мәдәният йортында үткәрелде, ди Айрат Әхкәмов.

Бәйге тулысынча татар телендә алып барылды. Катнашучыларны сәхнәгә чакырганнан соң алып баручылар хөкемдарлар белән таныштырып чыктылар.
Хөкемдарлар
Хөкемдарлар


Бәйгедә катнашучылар биремнәрне гәдәттәгечә “визит карточкасы”ннан, ягъни үзләре белән таныштырудан башладылар. Бәйгенең шартлары буенча егетләр һәм кызлар татар халкының милли бәйрәмнәрен һәм йолаларын күрсәттеләр, җыр-биюдә ярыштылар.

Конкурсантлар Сабан туе, “Карга боткасы”, исем кушу йоласы, нәүрүз кебек бәйрәмнәр һәм йолалар турында тәфсилләп сөйләп кенә калмадылар, зур булмаган сәхнә күренешләре дә тәкъдим иттеләр. Альбина Фәхретдинова “Карга боткасы” күренешен әзерләгән иде.
Мөселман модасы күрсәтү
Мөселман модасы күрсәтү

Исем кушу йоласына да тукталу урынлы булыр. Конкурсантларның берсе, Омскиның “Енисей” корпорациясендә эшләүче Рамил Фәхретдинов бу йоланы тулысынча, азан әйтеп, догаларын укып башкарды, мондый йоланы һәр ата үзе башкара ала дип тә аңлатты. “Умырзая” ансамбле яшьләре Хәнифә белән Надим – яшь әти белән әни ролен уйнадылар.

Наилә Абдуллина
Наилә Абдуллина
Наилә Абдуллина “Туй йоласы” күренешен әзерләгән иде. Анда “Умырзая” ансамбленең яшьләре уйнады, өлкәнрәкләре дә ярдәм итте.

Бәйгедә катнашучылар җырда-биюдә дә сәләтләрен күрсәттеләр. Шахзад Розметов татарча җыр башкарудан тыш, үзбәк телендә дә җырлап тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Шунысы гына аяныч, яшьләр конкурска әзерләнгәндә татар телендә сөйләргә җыенсалар да, сәхнәгә чыккач, Альбина Фәхретдиновадан башкалары, күрәсең ялгыш сөйләүдән куркып, чыгышларының күп өлешен урыс телендә башкардылар.
Альбина Фәхретдинова
Альбина Фәхретдинова


Нәтиҗәдә “Татар егете” исеме биремнәрне жиңел һәм кызыклы итеп үтәгән һәм оста итеп татар биюен башкарган Рөстәм Муллабакиевка бирелде. “Татар кызы” исеменә барлык биремнәрне шулай ук кызыклы итеп үтәгән һәм чыгышларын татар телендә генә сөйләгән Альбина Фәхретдинова лаек булды.

Кызлар һәм егетләр ярышын тамаша кылырга һәм җанатарга халык шактый килгән иде. Алар һәрбер катнашучыны көчле алкышлар белән җылы каршыладылар. Ахырда оештыручылар янына килеп рәхмәтләр әйтүчеләр, яшьләр өчен мондый чараларны ешрак үткәрүләрен сораучылар күп булды.
Бәйгедән соң
Бәйгедән соң
XS
SM
MD
LG