Accessibility links

Кайнар хәбәр

Локерби күгендә очкыч шартлауда гаепләнгән Әл-Мәгъраһи вафат булган


Либиянең Триполи шәһәрендә 1988 елда Локерби күгендә очкыч шартлатуда гаепләнеп Британиядә хөкем ителгән һәм ике ел элек азат ителгән Габдел Бассәт әл-Мәгъраһи вафат булган.

Мәгъраһи 60 яшендә үз өендә үлгән. Узган айда аның улы кан алмаштыру өчен атасының хастаханәгә салынуын әйткән иде.

2001 елны Мәгъраһи гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Ләкин яман шеш белән чирләве һәм тиздән вафат булачагы әйтелгәч, Шотландия хөкүмәте 2009 елны аны азат итте.

1988 елны Лондоннан Нью-Йоркка баручы очкыч Локерби күгендә шартлатыла. Барлык 259 кеше дә үлә. Шартлауга катнашлыгы барлыгын Мәгъраһи һәрвакыт кире кагып килде.
XS
SM
MD
LG