Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда Истәлек билгесе һәм Икмәк музее ачылды. Тиздән “Саклаучы” сыны көтелә


Болгарда Истәлек билгесе һәм Икмәк музее ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:14 0:00

Болгарда Истәлек билгесе һәм Икмәк музее ачылды

21 майда Болгарда Истәлек билгесе бинасы һәм Икмәк музее ачылды. 10 июньдә Болгар җыены вакытында анда “Саклаучы” сыны ачылыр дип көтелә.


21 майда Болгар җирендә Истәлек билгесе бинасы һәм Икмәк музее ачылышы булды. Бу чаралар Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда ислам динен кабул итүенә багышлап оештырылды. Анда дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, биналарны төзүчеләр, журналистлар һәм йөзләгән санда гади халык катнашты.

Ачылу тантанасыннан соң Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз һәм Русия үзәк диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

10 июньдә шушы урында Болгар җыены узачак. Әлеге җыен вакытында мөселманнар арасында зур шау-шу тудырган “Саклаучы” сыны урнаштырылыр дип көтелә. Азатлык хәбәрчесе шушы мәсьәләгә карата җирле халыкның фикерен белеште.

Болгар халкы сын урнаштыруга каршы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00
XS
SM
MD
LG