Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗетдин белән Фәиз хезмәттәшлек итәргә килеште


Тәлгать Таҗетдин һәм Илдус Фәиз хезмәттәшлек турында килешү имзалаганнан соң, Болгар, 21 май 2012
Тәлгать Таҗетдин һәм Илдус Фәиз хезмәттәшлек турында килешү имзалаганнан соң, Болгар, 21 май 2012

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән Русия үзәк диния нәзарәте хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Киләчәктә Изге Болгар җыенын бергәләп уздыру күздә тотыла.


Бүген Болгарда ислам дине кабул ителүгә багышлап Истәлек билгесе ачылганнан соң, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз һәм Русия үзәк диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Анда Татарстан җитәкчеләре дә катнашты.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат үзәгеннән “Азатлык” радиосына белдерүләренчә, ул төрле чараларны бергәләп уздыру, төрле өлкәдә хезмәттәшлек алып баруны күздә тота.

Документ нигезендә Татарстан мөфтияте һәм Үзәк диния нәзарәте динара диалог, яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләү, экстремизм һәм радикализмны булдырмау, мәгариф, хәйрия, хаҗ оештыру, хәләл тармакны үстерү, дәүләт оешмалары һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә уртак эшчәнлек алып барачак.

Хәзер Изге Болгар җыенын уздыруны да ике мөфтият бергә алып барачак. Шулай ук төрле конференцияләр, форумнар оештыру, тәҗрибә уртаклашу каралган.

Башка кайбер мөфтиләрдән аермалы буларак, Изге Болгар җыенында Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән вәкиллек тә, Илдус Фәиз дә ел саен диярлек катнашып килә. Быел әлеге җыен 10 июньдә узачак. Әлеге җыен вакытында мөселманнар арасында зур шау-шу тудырган “Саклаучы” сыны куелыр дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG