Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин өч төбәк башлыклары урыннарына үз нәмзәтләрен тәкъдим ите


Русия президенты Владимир Путин өч төбәкнең канун чыгару шураларына тавышка губернатор урынына үз намзәтләрен тәкъдим итте.

Свердау өлкәсе башлыгы урынына Евгений Куйвашев, Иркутски өлкәсе губернаторы итеп Сергей Ерощенко, Карелия республикасы башлыгы итеп Александр Худилайнен тәкъдим ителде.

1 июньдә төбәк башлыкларын сайлау турындагы канун гамәлгә керә. Сайлау кире кайтарылуы турында билгеле булганнан бирле президент 20дән артык төбәкнең башлыкларын алмаштырды.
XS
SM
MD
LG