Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция президенты алдан игълан итмичә Әфганстанга килде


Франция президенты Франсуа Олланд алдан игълан итмичә Әфганстанга килеп анда хезмәт иктән француз хәрбиләре белән очрашты. Каписа базасында хәрбиләр алдында ясаган чыгышында Олланд гаскәрләрне быел өйләренә кайтарачагын белдерде. Франция Әфганстаннан хәрби көчләрен башка илләрдән бер ел алдарак чыгарырга тели. Моны ул НАТО илләре белән килешеп эшлиячәк, диде Олланд.

Үзенең Әфганстанга беренче сәфәре барышында Олланд шулай ук президент Хәмид Карзаи белән дә очраша.
XS
SM
MD
LG