Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Башкортстан Сабан туе узды


Бәйрәм төп туристик урыннарның берсе саналган Солтанәхмәт мәйданында узды
Бәйрәм төп туристик урыннарның берсе саналган Солтанәхмәт мәйданында узды

26 майда Истанбулның Солтанәхмәт мәйданында Башкортстан республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында VII Башкортстан Сабан туе узды.

Милли бәйрәмдә Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтев, президент идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Мәрдәнов, Истанбулның Фатиһ районы башлыгы Мостафа Демир, Төркия мәдәният министры урынбасары Фарук Шаһин, Уфа мэры Ирек Ялалов, Башкортстанның Төркиядәге рәсми вәкиле Каушанбий Мизиев, Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Сабан туенда гадәттәгечә халык җырлары, милли биюләр башкарылды, тамашачылар бер-берсен төрле уеннарда сынады.

Башкортстан республикасы һәм Истанбулның Фатиһ районы җитәкчелеге Сабан туен инде җиденче мәртәбе уздыра. Чараның ачылышында чыгыш ясаган Төркия мәдәният министры Фарук Шаһин, Истанбулда Башкорстостан Сабан туеның узуы ике республиканың мәдәни элемтәләре үсүенә зур өлеш кертә, дип белдерде.

Уфа мэры Ирек Ялалов үз чыгышында, Сабан туеның башкорт һәм башка төрки халыкларның уртак традицияләре, мәдәниятенең символы булып тора, дип әйтеп узды.

Әлеге Сабан туен уздыруда катнашкан Фатиһ районы җитәкчесе Мостафа Дәмир Башкортстан вәкилләренә милли бәйрәмне нәкъ Солтанәхмәт мәйданында уздыруы өчен рәхмәтен белдерде.

“Яз җиткән саен сезне, Сабан туен сагына башлыйбыз. Ел саен бергәләп шушындый күңелле чаралар оештырып, шатлыклы көннәр уздырабыз. Алга таба да шулай дәвам итик”, - дигән теләктә калды Дәмир әфәнде.

Бәйрәм төп туристик урыннарның берсе саналган Солтанәхмәт мәйданында узганга күрә, Сабан туен күп санда туристлар, истанбуллылар кызыксынып күзәтте. Алар өчен Башкортстаннан килгән “Мирас” фольклор ансамбле, Мостай Кәрим исемендәге яшьләр милли театры артистлары, җырчылар Гөлшат Гайсина, Венер Камалов, Гүзәл Асылбаева, Рушана Бабич, Венера Юлгилдина, Гүзәл Әюпова, курайчы Илшат Солтангалиев чыгыш ясады.

Әлеге Сабан туе Истанбулдагы Башкорстан мәдәнияте көннәренә нокта куйды. Аның кысаларында шулай ук Уфаның Мостай Кәрим исемендәге 158нче лицее һәм Истанбулның Чапа Анадолу укытучылар лицее арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды, Зәки Вәлиди исемендәге парк һәм һәйкәл ачылды, Башкортстан яшьләр милли театры танылган төрек драматургы Түнҗәр Җүҗәнуглының “Чык” исемле спектаклен куйды.
XS
SM
MD
LG