Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда “Ак тасма” хәрәкәте активисты тоткарланган


Петербур – Бүген Петербурда – шәһәр көнендә – “күмәк күңел ачулар” оештырырга теләгән берничә активист тоткарланган.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, тоткарланучылар арасында җирле оппозиция җитәкчесе Ольга Курносова да бар. Хәбәрдә әйтелгәнчә, тоткарланучылар тәртип бозуда гаепләнгән.

Русия хакимиятләре сәясәте белән канәгать булмаган активистлар бүген Петербурда ак тасмалар тагып шәһәр урамнары буйлап йөреш оештырды.
XS
SM
MD
LG