Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслим укытучысы Ирландиягә бару өчен көрәшә


Эльвира Зарипова үз укучылары белән
Эльвира Зарипова үз укучылары белән

Мөслим мәктәбендә инглиз теле укытучы Эльвира Зарипова “Teach Global. Think Local” бәйгесенең финалына чыкты.

Бу бәйгедә Русиядән барлыгы дистәләрчә инглиз теле укытучысы катнашты. Шуларның җидесе хәзер финал өлешендә ярыша.

Җиңү өчен Facebookта Эльвираның видеоязмасы күбрәк тавыш җыярга тиеш.

Мөслимдә эшләүче гади укытучы бәйгедә җиңгән очракта Ирландиягә белемен арттырырга китәчәк.

Җиде финалист арасында Татарстаннан бердәнбер вәкил булган Эльвира Facebookтагы тавыш бирүдә әлегә беренче урында. Тавыш бирү өчен видео астындагы "Миңа ошый" төймәсенә басарга кирәк. Тавыш бирү 31 майга кадәр дәвам итә.

XS
SM
MD
LG