Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гудков: Дәүләт Думасы митинглар турындагы яңа канун өлгесен 5 июньдә карарга мөмкин


Русия Дәүләт Думасы митингларда тәртип бозганнарны штрафка тарту турында канун өлгесен икенче укылышта инде киләсе атнада ук карарга мөмкин. Бу хакта “Гадел Русия” фиркасеннән депутат Дмитрий Гудков үз Твиттерында язды.

Элегрәк Гудков документны кабул итү вакытын озайту өчен канун өлгесенә мөмкин кадәр төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Ләкин Гудков һәм аның хезмәттәше Илья Пономарев тәкъдим иткән 357 төзәтмәнең 60ын Дума комитеты ун минут дигәндә караган.

Шулай ук бүген комитет митингта тәртип бозу өчен штрафны ике тапкырга киметергә, ягъни бер ярым миллион сумнан 600 мең сумга калдырырга тәкъдим итүе билгеле булды.
XS
SM
MD
LG