Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдинеҗад: Иран 20 процентка кадәр уран баетуга хокуклы


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗад 20 процентка кадәр уран баету аның иленең кануни хокукы булып тора һәм ул атом коралы булдыруга бәйле түгеллеген әйтте. “Франция – 24” телевизион каналына биргән әңгәмәдә Әхмәдинеҗад дөнья илләреннән алмашка нәрсә алу шартына карап Иран бу дәрәҗәгә кадәр уран баетудан баш тарта алуын искәртте.

Иран башлыгы сүзләренчә, ул июнь аенда алты ил катнашлыгында Мәскәүдә узачак атом программасы турындагы сөйләшүләрдән “могҗиза” көтми.
XS
SM
MD
LG