Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан яһүд музыкасы фестиваленә әзерләнә


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яһүд мәхәлләсендә очрашу вакытында. 2011 ел
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яһүд мәхәлләсендә очрашу вакытында. 2011 ел

4-6 июньдә Казанда беренче тапкыр яһүд музыкасы фестивале үтәчәк. Фестиваль чыгымнарының бер өлешен Татарстан хөкүмәте күтәрәчәк.


Үткән ел президент Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Казанның бердәнбер синагогасында булып киткән иде. Мәхәллә белән очрашу барышында яһүд музыка фестивале идеясе яңгыраган һәм ул идея хупланган.

Июнь башында үтәчәк фестивальдә яһүд көйләре өч көн буе Казанның тугыз мәйданында яңгыраячак, ә төп чыгышлар Петербур урамында булачак. Кунаклар музыкадан тыш, яһүд милли ашлары белән дә сыйлана алачак. Петербур урамында урнашкан кафе, рестораннар менюсына да яһүд ашларын махсус кертәчәкләр.

Чарага Америка, Израил, Куба, Австрия, Украинадан музыкантлар килүе көтелә. Шулай ук Русиянең клезмер* төркемнәре дә катнашачак. Килүче музыкантлар арасында Леонид Пташка, Гамма Скупинский, Робин Эркол, Роман Гринберг, "Klezmood", "Симха", "Klezmasters", "Опа", "David Jazz Orchеstra", "Мамины дети" кебек исемнәр бар. Клезмер иҗатлары "Иске рояль" джаз-клубы, "Маяковский. Сары бишмәт" клубы, Камал театры, Сандецкий бакчасы сәхнәләрендә яңгыраячак.

Фестивальдә танылган “Хава Нагила”, “Семь сорок” кебек традицион яһүд музыкасыннан тыш, академик, классик, джаз, поп-музыка һәм заманча яһүд җырларын да ишетеп булыр дип көтелә. Шулай ук татар музыкантлары да чыгыш ясаячак. Яһүд музыкантлары “Кара урман” җырын, ә татар музыкантлары “Хава Нагила”ны уйнаячагы билгеле.

Татарстан хөкүмәте фестиваль чыгымнарының яртысын капларга сүз биргән, ә калган яртысын Татарстанның яһүд мәхәлләсе әгъзалары җилкәсенә төшә. Чараның гомуми бюджеты – 5 миллион сум.

5 июнь көнне музыкантлар Болгар һәм Зөягә сәфәр чыгарга уйлый.

*Клезмер -- Көнчыгыш Европа яһүдләренең традицион музыкасы.
Клезмер Фрейлахс - 7-40
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00
йөкләү



Дәүләт татар музыкасына битараф

Былтыр җәен Петербур урамында җанлы татар музыкасы фестивале дә үткән иде. Мубай, Иттифак, Гүзл Минакова кебек танылган татар альтернатива музыкантлары катнашкан фестивальгә дәүләттән бернинди дә ярдәм булмаган. Бөтен чыгымнарны “Билайн” ширкәте үз өстенә алган.

2011 елда үткән фестивальгә кадәр дә “Җанлы татар музыкасы” идеясе булган, ләкин әлеге дә баягы финанслау мәсьәләсе хыялларга аяк чалган. Популяр музыканы яратып тыңлаучылар “Татар җыры”на йөрергә ярата, ә зәвыгы югарырак булган музыка сөючеләр үз фестиваленнән мәхрүм.

Соңгы елларда татар альтернатив музыкасының уңышлары билгеле. Аларны дөньяда таный башладылар, ә иң уңышлылары чит илдә үткәрелгән фестивальләрдә чыгыш ясый.

Ильяс Гафаров
Ильяс Гафаров
2011 елның 30 августында Петербур урамында беренче “Җанлы татар музыкасы” фестивале үткән иде. Чарада катнашкан музыкантлар да, тамашачылар да канәгать калганнар. Ләкин аның масштабларын яһүд фестивале белән чагыштырып та булмый. “Иттифак” төркеме солисты һәм Yummy Music студиясе хуҗасы Ильяс Гафаров татарлар да мондый фестивальгә лаек дип уйлый.

please wait

No media source currently available

0:00 0:02:28 0:00
йөкләү

– Җанлы татар музыкасы фестивале үткән ел да булды, Алла бирса, быел да үтәчәк. Ләкин ул дәүләт ярдәме белән түгел, ә иганәчеләр тырышлыгы белән башкарылды. Әмма безнең фестиваль яһүднекенә караганда берничә тапкыр кечкенәрәк иде. Бюджеты ике миллионга якын да килмәде. Шуңа күрә, бу саннарга карап, кайсы халыкка игътибар барын әйтергә була.

– Бәлки төп проблем сыйфатлы музыка булмаудан гыйбарәттер?

– Яхшы музыка ул бөтен халыкта бар. Аны эзләп табарга һәм күрсәтергә генә кирәк. Татарда яхшы музыка юк дип әйтү бөтенләй дөрес булмас. Бу җәйгә безнең бер кызыклы һәм катлаулы проект планлаштырылган. Барысы да килеп чыкса, июль айларында ук аны күрсәтә алырбыз дип ышанам. Ул нәкъ менә җанлы татар музыкасына кагылышлы.

– Җанлы татар музыкасы дәүләт игътибарына лаекмы?

– Әлбәттә, лаек. Үзебез дә күреп торабыз. 2004 елдан җанлы татар музыка уйнаучы төркемнәрне һәм башкаручыларны төрле фестивальләргә чакырып торалар. Минеичә, бары яхшы оештыручылар гына җитми. Әлбәттә, дәүләт игътибары да аз, ди Ильяс Гафаров.
Җанлы татар музыкасы фестиваленнән күренеш, 2011 ел
Җанлы татар музыкасы фестиваленнән күренеш, 2011 ел
XS
SM
MD
LG