Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Морозов Чаллыда сайлаучылары белән хушлашты


Олег Морозов
Олег Морозов

3 июнь көнне Чаллыда Олег Морозов Русия президент аппаратына эшкә күчүе уңаеннан үз сайлаучылары һәм шәһәр җитәкчеләре белән очрашу уздырды.

Олег Морозов Русия дәүләт думасында Татарстан вәкиле буларак 18 елдан артык депутат эшчәнлеге алып барды. Хәзер ул президент аппаратына эшкә алынды.

Беренче тапкыр Морозов бу төбәктән депутат булып 2003 елда сайланган иде. Шуннан соң ул гади депутаттан дума рәисенең беренче урынбасары булуга иреште. Бер атна чамасы элек Владимир Путин аны Русия президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы итеп билгеләде.

Русия президенты аппараты түрәсен Чаллы түрәләре каршы алды. Аннан соң хакимияттә тантана оештырылды. Бу очрашуда Чаллы башлыгы Васыйл Шәйхразиев Морозовның шәһәргә соңгы елларда 1 миллиард сумнан артык акча җәлеп итә алуын, нәтиҗәдә юлларның, медицина хезмәте күрсәтүнең, спорт торышының күпкә яхшыруын ассызыклады.

“Олег Морозов Чаллы бүлгесеннән депутат булгач, шундук, әйдәгез, икътисади якларны барлап, чишелмәгән мәсьәләләрне хәл итәбез. Акчаларны ничек итеп монда кайтару, юллау - минем эш диде”, дип искә алды Шәйхразиев. Чаллы башлыгы “Сез яңа эшкә күчкәч тә, ярдәмегез кимемәс” дигән теләген җиткерде. Алга таба Морозовка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәскәү түрәсенә Чаллының иң югары бүләге - “Шәһәрнең мактаулы кешесе” исеме һәм түш билгесе бирелде.

“Яңа сыйфатта килүнең кирәге бар микән дип тә уйландым. Түрәләр арасында мондый гадәт бик юк. Чөнки минем эш рәвешем башка булачак. Чаллыга килмәсәм, дөрес булмас, сайлаучылар аңламас иде. Депутат мандатын калдырып, мин президент, сәясәтче һәм илнең хәзерге лидеры такымына эшкә күчтем. Анда безне озын-озак эшләр көтә”, диде үз чыгышында Олег Морозов.

"Нефть тирәсендә "биюләр" бәяләрдә чагыла"

Журналистлар белән очрашу вакытында Морозов әфәнде рубльнең көчсезләнүенә, Камазның дүрт көнлек эш атнасына күчүенә карата фикерен белдерде.

“Белгечләр ни әйтәдер, бу безнең нефть тирәсендә ничек "биюебезгә" бәйле. Андагы бәяләр безгә шундук тәэсир ясый. Шулай да кризис чокырына төшеп барабыз дип әйтергә җирлек юк. Иртәме-соңмы, нефть бәясе аңлашыла башлар һәм рубль белән доллар арасындагы аерманы урынына кайтарыр. Инде рубль бер долларга 29 сум дәрәҗәсенә чыкмаска да мөмкин, 30дан аз гына югары калыр. Хәзер Камаз җитәкчеләре чит илләрдә сәүдә юлларын эзли. Рубль хәлсез булганда безнең тауарларны чит илләрдә сату өчен уңай шартлар туа”, диде элекке депутат Олег Морозов.

Президент аппаратына эшкә күчкән Морозов урынына яңа депутат сайлау булмаячак. “Бердәм Русия” исемлеге буенча, әлеге мандат Татарстан президенты ярдәмчесе Тимур Акуловка бирелергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG