АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Грузиягә сәфәре вакытында президент Михаил Саакашвили белән очрашты. Клинтон Русияне Абхазия белән Көньяк Осетиядән гаскәрләрне чыгарырга чакырды һәм АКШның киләчәктә дә Грузиянең бөтенлеген яклаячагын әйтте.
Саакашвили белән очрашу Кара диңгез буендагы Батуми шәһәрендә узган АКШ һәм Грузия арасындагы стратегик хезмәттәшлек комиссиясе утырышында булды. Клинтон Вашингтон алга таба да Грузиягә саклану өлкәсендә ярдәм итәчәк, диде.
АКШ дәүләт секретаре оппозиция белән дә очрашты. “Яңа уңчылар” фиркасе җитәкчеләренең берсе Давид Гамкрелидзе Азатлык радиосына, АКШның Грузиядә октябрь аенда үтәчәк парламент сайлауларының гадел һәм ачык үтүен күзәтер өчен үз вәкилләрен җибәрәчәген белдерде.