Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Рәкыйпов һәм Гөлназ Шакирова: "Мәхәббәтем"


Айдар Рәкыйпов һәм Гөлназ Шакирова: "Мәхәббәтем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:37 0:00

Клипта бер-берсен сөйгән егет белән кызның мәхәббәт тарихы сүрәтләнә. Аларга тормыш көтелмәгән сынаулар әзерли. Видеоның башында егет байлыкта-муллыкта көн күрә. Алар йөргән кызы белән тормышның тәмен белеп яшәргә тырышалар; кыйммәтле машиналарда йөриләр, табигатькә чыгалар, кышын моторлы кар чаңгыларында шуалар. Шундый күңел ачуларның берсендә кыз кызыл яулыгы белән артык мавыгып китә һәм чаңгысы белән агачка килеп бәрелә. Кан, хастаханә, табип... Егеткә кызны аякка бастыру өчен операция ясарга кирәген әйтәләр. Тик моның өчен зур суммада акча таләп ителә. Мәхәббәтен коткарыр өчен ул бар милкен сата, эшен, торыр урынын югалта. Кыз терелеп аякка баса, ул да егетен истән чыгармый, сагына, юксына. Чарасызлыктан егет кибеткә эшкә керә һәм алар анда сөйгәне белән бер көнне янәдән кавышалар. Шул вакыт алар бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлыйлар. Клипта мәхәббәт символы булып торган кызыл яулык ахырдан роза чәчәгенә әйләнә. Бу видеога компьютер ярдәмендә ясалган сүрәтләр кертелми, барысы да чынбарлыктан алына. Җырның авторы Тимур Рамазанов, клипның режиссеры Влад Петров. Гөлназ белән Айдар аны ике атна төшерәләр.

XS
SM
MD
LG