Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы – күз буяу гына"


Русиядә түрәләр чараларга килгәндә бар милләтләр дә тату һәм хөр яшәгәнне күрсәтү өчен яшьләрне милли ризыклар тоттырып бастырып куялар
Русиядә түрәләр чараларга килгәндә бар милләтләр дә тату һәм хөр яшәгәнне күрсәтү өчен яшьләрне милли ризыклар тоттырып бастырып куялар

Владимир Путин "Русия президенты каршында милләтара мөнәсәбәтләр шурасы турында" фәрман имзалады. Белгечләр бу яңа оешманың милли мәсьәләләрне чишәчәгенә шик белдерә.

7 июньдә булдырылган бу яңа оешма милләтара мөнәсәбәтләрдә дәүләт сәясәтен камилләштерү өчен төзелә диелә. Шура шулай ук дәүләтнең милли сәясәтендә максатларны барлау һәм аларны тормышка ашыруны тикшерү, милләтара мәсьәләләрдә федераль үзәк белән җирле үзидарә һәм иҗтимагый берләшмәләрнең үзара бәйләнештә булуын да тәэмин итәчәк дип белдерелә.

Бу шурага кемнәр кергәнлеге дә билгеле булды. Путин үзе аның рәисе булачак. Ике урынбасары бар. Берсе – президент хакимияте башлыгы урынбасары Вячеслав Володин, икенчесе – вице-премьер Дмитрий Козак.

Шурада федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский, Җәмәгать пулатының милләтара мөнәсәбәтләр һәм вөҗдан иреге комиссиясе рәисе Николай Сванидзе, мәдәният министры Владимир Мединский да бар.

Русия дәүләт шурасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов та әлеге яңа оешмага кергән. Шурада Татарстаннан яһүдләрнең милли-мәдәни мохтарияте рәисе Михаил Скоблионок та бар.

Башка милли оешмалар читкә кагылачак

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу яңа оешманың Русиядәге милләтләр алдында торган нинди дә булса мәсьәләләрне хәл итәчәгенә шикләнеп карый.

"Бу шура бик каршылыклы фикерләр уята. Моңа охшаган оешмаларны без алдагы елларда да күргән идек инде. Монсы да шуның шикелле үк оешма булып калмас микән дигән фикер дә бар. Татарстан ягыннан керүчеләрнең исемнәренә күз салсак, алар зур энтузиазм китереп чыгаручылар түгел. Федераль автономия башында торган Илдар әфәнденең чынлыкта эшләгән эшләрен күргән юк. Монда да ул шул эш эшләмәс өчен кергәндер дип уйлыйм мин.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
Монда автономия башлыкларын керткәннәр. Безнең фикергә күрә, милли автономияләрне ярым дәүләт оешмасына әйләндерергә уйлыйлар. Башка оешмаларны читкәрәк этәрергә тырышу булмас микән дигән фикер дә туа. Автономияләр, чынлыкта, алар шул төбәктәге җитәкчеләргә бик бәйле. Алар моңарчы шуннан акча алып, шул хисапка яшәделәр. Шуңа күрә алар мөстәкыйль түгел. Алар аяк терәп милләтләр исеменнән тартыша алмаячак.

Бездә федераль татар автономиясеннән кала, Дөнья татар конгрессы да бар. Минем күзәтүләргә күрә, Конгресс тырышып эшләгәнгә, Мәскәү аны яратмый. Шулардан чыгып караганда, бу яңа оешма милли эшләрдә бер дә файдалы булыр кебек тоелмый.

Карарбыз, алга таба алар мәгълүмат җиткерү эше белән генә шөгыльләнерме, әллә аларның кулына тагын ресурслар да бирелерме? Әгәр бөтен ресурсларны төбәкләрдән генә алуга кайтарып калдырсалар һәм Мәскәү бер тиен дә акча бирмәсә, бу бер мәгънәсез нәрсә булачак.

Кызганыч, һәр милләтнең проблемнары бик күп. Аларны чишү юллары Мәскәү тарафыннан беркайчан да ныклап өйрәнелмәде. Ә бу мәсьәләләрне нык белүче оешмаларны шурага чакырмаганнар", дип белдерде Исхаков.

Елга өч-дүрт тапкыр җыелып сөйләшү нәрсә хәл итәр?

Казан федераль университеты галиме, академик Индус Таһиров фикеренчә, бу шураны төзү – җәмәгатьчелекне алдау гына булып тора.

"Милли мәсьәләләрне хәл итү өчен сәяси ихтыяр һәм теләк кирәк. Бу теләк булмый торып, ниндидер шуралар төзеп яту ул – уен уйнау гына. Шурага кемнәр кергән соң? Аңа бу мәсьәләләрне турыдан-туры хәл итүче кешеләр кермәгән. Әгәр министрлык төзелсә, аның һәр мәсьәләдә җаваплы кешеләре, бүлекләре булыр иде. Ә моның бернәрсәсе дә юк бит. Монда җыелышып нәрсәдер сөйләшәләр дә, таралышалар, бетте-китте!

Индус Таһиров
Индус Таһиров
Сәясәтне тормышка ашыру өчен ниндидер аппарат һәм аңа бүлеп бирелгән акча булырга тиеш. Бу шура төзелүне, ул кем алдында гына булмасын, мин аны алга адым дип саный алмыйм. Бу күз буяуга якын әйбер генә.

Русия президентының бүген милли мәсьәләләрне хәл итәргә теләге булса, ул илдәге федерациянең бүгенге хәленә игътибар итәр иде. Аның юкка чыгып баруын күреп, бу юнәлештә тиешле чаралар күрер иде. Республикаларның хокуклары, милли телләрне укыту, мәктәпләрне булдыру, гореф-гадәтләрне саклап калу мәсьәләләре куела торган булса, без ул вакытта бу чыннан да шактый кирәкле һәм файдалы адым диеп әйтер идек.

Милли проблемнарны шура төзеп кенә хәл итеп була дип уйлаган кеше бик зур хата җибәрә. Мин бу шурага һич кенә дә ышанмыйм. Андагы кешеләр елына өч-дүрт мәртәбә җыелып нәрсә дә булса сөйләшерләр дә таралышырлар. Ә сөйләгәннәрне, уңай тәкъдимнәр булган вакытта аларны кем тормышка ашырачак соң? Бу шура төзелү – күз буяу һәм җәмәгатьчелекне алдау рәвеше генә диеп карыйм", ди Таһиров.

Яңа шура президент канаты астындагы 13нче оешма булды

Русия президенты каршында төрле шуралар эшли. Алар моңа кадәр 12 иде. Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы 13нчесе булды. Бу шуралар арасында коррупциягә каршы көрәш, кеше хокукларын һәм гражданнар җәмгыятен үстерү, җирле үзидарәне үстерү, дини оешмалар белән хезмәтәшлек һәм башкалар да бар.

Мисал өчен, коррупциягә каршы көрәшне генә алганда да, бу шура 2008 елда ук төзелүгә карамастан, белгечләр илдәге коррупция күләме арта гына дип әйтә.

Кеше хокукларын һәм гражданнар җәмгыятен үстерүгә килгәндә дә, соңгы вакытта Русиядә оппозиция вәкилләрен урам чараларында тоткарлау, теләгән урыннарында җыелырга рөхсәт итмәү һәм шулай ук Русия думасы, Федерация шурасы инде хуплаган митинглар турындагы канун да бәйсез фикер белдерергә теләүчеләрне билгеле бер киртәләр астында тоту өчен эшләнгәнлеген күрсәтеп тора.

Башка илкүләм оешмаларны алсак, Русия җәмәгать пулатының да Кремльдән идарә ителгәнлеге ачыкланды.
XS
SM
MD
LG