Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Безнең гәҗит»: Татарстанда яшәү кемгә рәхәт?


Татарның үз җирендә мескен хәлдә калуына кем гаепле?
Татарның үз җирендә мескен хәлдә калуына кем гаепле?

Бервакыт, Русия президенты Владимир Путин Казанга килгәч, аңа зыялыларыбыз Русиядә татарның шактый авыр хәлдә яшәвен әйтте. «Ә Татарстанда урысларга җиңелме?» – ишерәк ахмак җавап белән котылды бар халыкларның Конституцион хокукларын сакларга тиешле кеше. Аның сүзләреннән шундый нәтиҗә ясарга була: бу илдә төрле төбәкләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләренең кысылуы гадәти, алай гына да түгел – нормаль күренеш икән һәм шулай булырга тиеш тә… Сәясәтче өчен моннан да ахмаграк җавап булырга мөмкин түгел. Бу җавап аның ил гражданнарының хокукларын кайгыртмавын, кайгыртырга да җыенмавын күрсәтте. Һичьюгы, «бу мәсьәләне өйрәнергә һәм чара күрергә» вәгъдә бирсен иде. Безгә бит күп кирәкми – бер җылы сүздән күңелебез була. Татар Мәскәү Кремле биргән үтәлмәячәк вәгъдәләргә дә чын күңеленнән ышанып яшәргә өйрәнгән инде ул.

Путинның бу сүзләрен әйтүенә ничә еллар узды, ул президентлыктан китеп торып, янә президент булып өлгерде, ләкин шуны һаман кичерә алмыйм. Юк, мәкерле кеше түгел мин – татар җирендә татарга каршы кылынган һәр гаделсезлек шул сүзләрне искә төшерә. Хәтта берәр җирдә элмә тактаның татарчасы булмыйча, бары урысча гына язылуын күрсәм дә, колагымда: «Ә Татарстанда урысларга җиңелме?» дигән сүзләр яңгырап киткәндәй була.

Бөек урыс халкына Татарстанда яшәүнең авырлыгын һич күрмим. Ә менә үз илендә, үз җирендә татарның сансызлыгына адым саен юлыгам. Балаңны бакчага бирәм дисәң – татар бакчасы табып булмый, укытам дисәң – татар мәктәбе юк. Кәгазьдә һәм элмә такталарда бар алар, тик эчтәлекләрен карасаң, урыс басканын күрәсең. Хәтта саф татар бакчасы буларак төзелгән, алты төркемле «Гөлбакча»да да бары бер төркем генә татарныкы. Чөнки шул тирәдә яшәүче урыслар гауга чыгарды. Имеш, бу бакча безгә буласы түгел, безнең ишегалдына төземәгез. Ә бит ул ишегалдында татарлар да яши, аларны уйладымы чәчләрен йолкый-йолкый акыручы марҗа ханым? Юк! Ә менә мин, татар кешесе, аны уйларга тиеш булып чыгам, «толерант булыйк» дип алты төркемнең бишесен урысныкы итәм. Югыйсә, күрше ишегалдында гына урыс бакчасы бар, анда бер генә татар төркеме дә юк. Ник юк? Ник татар гына толерант булып кыланып, үз милләте мәнфәгатьләреннән баш тартырга тиеш? Барыбер урыс агае миңа рәхмәт әйтми, гел «безне Татарстанда кысалар» ише шикаятьләрен Мәскәү Кремленә юллап тора.

Әнә бит, хәтта Татарстан мәктәпләрендә татар теле укытылуга каршы митингларга кадәр уздыралар. Имеш, урыс теле укытыгыз! Ул урыс телен күпме укытып була инде? Без бит татар мәктәпләрен дә урыс телендә укытуга күчердек. 20 ел суверенлык чорында Казанда татар баласы өчен төзелгән бердәнбер 16нчы татар-инглиз гимназиясендә дә урыс өчен «Г» сыйныфы ачылды. Анда да саф татар сыйныфы булып «А» сыйныфлары гына санала. Ләкин санала гына, чөнки «А» сыйныфлары да бары татар теле күбрәк укытылу белән генә аерылып торалар, бөтен фәннәр урыс телендә бара. Мөгаен, гимназияне бу хәлгә калдырган, бер-берсен алмаштырган аналы-уллы ике директор да киләчәктә милләт каргышына юлыгыр, әмма инде вазгыятьне үзгәртеп булмаячак. Бу ике бәндәне тарих үзе хөкем итсен.

Инде Казанда совет чорында да татарча укыткан бердәнбер милли уку йорты калып бара – 2нче гимназия. Анысы да директоры Камәрия ханым тырышлыгы белән генә саклана. Кыскасы, кире совет чорына әйләнеп кайттык. Тик бүгенгебез күпкә начаррак – совет чорында мин үз телемдә имтихан тапшыра ала идем, хәзер балаларымның андый мөмкинлеге юк. Татар җирендә татар кешесе үз телендә имтихан да тапшыра алмый! Моннан да зур каһәрләү була аламы?

Тик татар җирендә яшәүче кайбер урыс шовинистларына бу да җитми. Алар республика хакимиятендә урыслар аз булуыннан зарланып, Мәскәүгә хатлар юллыйлар, тегеннән безнең хөкүмәтне кысалар.

Инде балаларыбызга татар бакчасы юк, татар мәктәбен тулаем урыслаштырдык, имтихан бирү урыс телендә. Хәзер Татарстан җитәкчелегендә татар күп булганы өчен дә тавыш кубаралар. Без исә чын «толерастларга» әверелеп беттек, үз мәнфәгатебезне кайгыртып сүз дә әйтә алмас дәрәҗәгә җиттек. Без хәзер бары тик Казанны басып алуда иң мөһим рольне уйнаган Зөя каласындагы чиркәүләрне торгызуыбыз белән генә горурлана алабыз һәм Казанны яклап шәһит киткән ата-баба һәйкәлен куясы җиргә дуңгыз үрчетеп һимая кылучы бабай һәйкәле кую хокукына ия. Татар башкаласында метро тукталышлары да «Кәҗә бистәсе»ннән ерак китә алмый.

Хәер, татарлыгы тапталган Казан үзе дә хәзер «Кәҗә бистәсе» генә инде. Аның ни миллилеген булдыра алмадылар – Мәскәү сүгә; ни тарихилыгын сакламадылар – җирләрен сатып баерга теләүчеләр күп. Яңа урамнарга чын татар каһарманнары исемен бирү хакында уйларга да куркыныч – Мәскәү агай мэрны якасыннан алып селкергә мөмкин. Бездә хәзер Сөембикә-ханбикә исеме метро казый торган машинага гына бирелә. Бик символик фал бу – Сөембикә җир астында. Татарның урыны шундадыр, мөгаен. Җир өстендә һәйкәл куйган юк әле. Татар башкаласының бөтен татарлыгы Сөембикә манарасында һәм Кол Шәриф мәчетендә генә чагыла. Ничек әле «манарадан айны алыгыз» дип тавыш чыгармыйлар. Югыйсә, инде Әниләр мәчетен азан әйткән өчен судка бирүче табылды. Имеш, Казан күп милләтле, күп динле кала. Әгәр шунда мин берәр чиркәүне чаң какканы өчен мәхкәмәгә бирсәм, шунда ук ваһһабчылыкта, «националь – сепаратист»лыкта, тагын әллә нәрсәләрдә гаепләп чыгарлар иде. Сез азанны судка биргән урыс агаен гаепләүчене күрдегезме? Матбугат шауладымы? Юк, бездә бары татар кешесе үз мәнфәгатен кайгыртса гына тавышланалар. Иң куркынычы, аны үз милләттәшләре үк «манчый» башлый – «толерастлар» бит без.

Телне кысалар, динне кысалар, Сабантуйларын инде күптән «интернациональ бәйрәм» дип игълан иттеләр. Татарның түбәтәеннән башка нәрсәсе кала соң? Өч нота арасында адашып йөргән эстрадасы һәм очын-очка көчкә ялгап яшәгән театры, дәүләт биргән сәдакага көн күрүче әдәбияты һәм матбугаты. Алары да мондый гына сәдакага тагын күпме яшәр?

Татарның үз җирендә мескен хәлдә калуына кем гаепле? Менә монысы бәхәсле сорау. Чөнки күп очракта үзе үк. Әле яңа гына туган якларга, Биектау районының Ковал авылына кайтып килдем. Моңарчы игътибар иткәнем юк иде, баксаң, безнең авыл уртасыннан Шемяковка елгасы агып ята икән! Шәмәк түгел, алайса, татарча була бит! Бер урыс та яшәмәгән, олы юлдан читтә торган авылда елга исеме урысча. Ичмасам, янында татарчасы булсын иде.

Беләсезме милли горурлык кайдан башлана? Туган авылың, ана телең, шанлы тарихың белән горурланудан. Әгәр синең авылың уртасындагы елганың да исеме урыс телендә язылган икән, монда телең, туган җирең белән горурланырдай урын каламы? Ә инде югарыда әйтелгән ике горурлыгы булмаган кешегә милли тарихы да кирәк түгел. Кеше моны үзе аңламаска да мөмкин, әмма шушы карап торышка пүчтәк кенә күренгән тормыш ваклыклары безнең аңыбызга зур йогынты ясый.

Нәтиҗәдә туган телгә игътибар кими, аның дәрәҗәсе төшә. Авыл уртасыннан аккан елга исемен дә язарга ярамаган тел кемгә кирәк? Инде БДИ һәм аралашу хакында сүз дә булу мөмкин түгел. Әнә бит, республикада татар теленә игътибар шундый кимеде ки, кеше күз алдында еллар буе хата белән язылган килеш торса да, күрүче юк. Әйтик, Саескан тавындагы Чулман күперенә керү юлында юл күрсәткечтә «Саескан тауы» дип язып куелган һәм ул инде күптән тора. Хәер, бездә Чулман дигән елга да юк, күпергә «Кама елгасы» дип язып куелган. Ул «Кама»ны кичкәч, Чистай, Яңа Чишмә һәм башка районнар юк икәнен күрәсең. Чөнки аларга кергәндә бары тик урысча «Чистопольский район», «Новошешминский район» дип кенә язып куелган. Вак-төяк авылларга керү күрсәткечләре, инеш исемнәре хакында әйтеп тә тормыйм – зур районнар ук татарча язылмый.

Шушымы хөрмәт татар илендә татар теленә? Үз җиремдә үз телемдә юлкүрсәткечләр дә яза алмыйбызмы? Монысы инде Мәскәүдән тормый – үз мәнсезлегебез.

Узган гасырның 90нчы елларына Удмуртиядә удмурт телендә укытучы бер генә мәктәп тә юк иде. «Суверенитетлар парады» башлангач, алар да милли күтәрелеш чоры кичереп алды һәм үз телләрендә белем алу системасын торгызырга булды. Тик инде удмуртча укыту онытылган икән, ә Татарстанның Кукмара районында сакланган – шунда килеп өйрәнеп йөрделәр. Бүген Удмуртия буенча еш узарга туры килә һәм мин бу халыкның үз-үзен чын-чынлап хөрмәт итүен күрәм. Анда удмуртча язылмаган бер генә юлкүрсәткеч тә, бер генә элмә такта да, бер генә район исеме дә күрмәссең. Барысы урыс һәм удмурт телендә. Башкортстанда да шул ук хәл – башкортча тәрҗемәсе булмаган язу күрмәссең. Ни өчен сан ягыннан бездән кимрәк кавемнәр үз кадерен белә, ә Русиядә икенче урында торган татар халкы юк? Мөгаен, моның җавабын инде Казан Кирмәненнән эзләү кирәктер. Чөнки республикабызда милли сәясәт алып барылмый, бары «толерантлык» дип кенә лаф орыла. Бу толерантлыкның нәтиҗәсе исә үз сыртыбызга күсәк булып төшә.

Гади генә бер мисал. Быел Татарстанның авиация өлкәсендә гауга чыкты. Чөнки авиалинияләр җитәкчелеге стюардессалыкка «татар чырайлы»ларны халыкара рейсларга куймыйбыз дип игълан итте. Эш мәхкәмәгә кадәр барып җитте, әмма гауга чыкмады. Җитәкчелек фикеренчә, халыкара авиацияләрдә озын сыйраклы блондинкалар отышлырак икән. Инде үз Татарстаныбызда «татар чырайлы» булуыбыз өчен гаеплиләр.

Санасаң, күп инде ул татарлык өчен күргән казаларыбыз, әмма монысы да җитәр кебек. Моннан соң Путин үзенең ахмак сүзләрен әйтә аламы? Миңа калса, юк. Татарстанда бары тик татарга гына яшәү авыр. Әмма гел алай булмас, безнең урамга да конфет төягән йөк машинасы авар дип ышанасы килә.

Искәндәр Сираҗи
«Безнең гәҗит»
XS
SM
MD
LG