Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Казанда хәрби һава көчләре стратегиясе турында киңәшмә уздырды


Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 9 июньдә Татарстанга ясаган бер көнлек сәфәре барышында Горбунов исемендәге очкыч төзү берләшмәсендә Русиянең хәрби һава көчләрен яңа җиһазлар белән тәэмин итү һәм киләчәккә стратегия турында киңәшмә уздырды.

Утырышта катнашкан рәсмиләр арасында Медведевның урынбасарлары Аркадий Дворкович һәм Дмитрий Рогозин, саклану министры Анатолий Сердюков, финанс министры Антон Силуанов, президентның Идел буе федераль бүлгәдәге вәкиле Михаил Бабич, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар бар иде.

“Быел Русия хәрби һава көчләре 100 еллыгын билгели. Тарихны онытмау белән бергә тармакның үсеше турында да уйланырга кирәк”, диде премьер.

Медведев сүзләренә караганда, барлык гаскәрләрне һәм хәрби диңгез көчләрен техник яктан тулысынча яңартырга кирәк булачак. Өч елдан яңа җиһазлар 30%, биш елдан 70% булырга тиеш, дип өстәде премьер.

Медведев саклану министрлыгына хәрби авиация үсеше стратегиясен әзерләргә кушты.

Русия премьеры шулай ук Казанның IT-паркында “Бердәм Русия” идарәсе белән очрашты һәм Югары Ослан районында “Иннополис” яңа технологияләр шәһәрчегенә нигез ташы салу чарасында катнашты.
XS
SM
MD
LG