Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядәге татар язучылары яхшы үзгәрешләргә өметләнә


Ринат Батталов (с) Гөлфия Исхакова, Ибраһим Биектаулы
Ринат Батталов (с) Гөлфия Исхакова, Ибраһим Биектаулы

Удмуртиядә яшәп иҗат итүче язучылар Ринат Батталов, Гөлфия Исхакова, Гыймран Сафин күптән түгел Казанда үткән Татарстан язучылар берлеге корылтаенда кабул ителгән карарлар хакында фикер алышты.


Утырышны башлап җибәргән Удмуртия язучылар берлегенең татар бүлеге җитәкчесе Ринат Батталов: "Удмуртия язучылар берлегенең татар бүлеге эшчәнлеген җанландырып җибәрү һәм авторлар белән эшләү өчен уңай шартлар тудыру хакында да киңәшләшергә ниятебез", диде. Ул Казанда үткән Татарстан язучылар берлеге корылтаеның эшчәнле рәвештә узуын, җитди мәсьәләләр күтәрелүен билгеләде. Шул ук вакытта Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче авторларга игътибар зур булуын да әйтте.

Казанда Удмуртиядән килгән авторларны матур каршы алуларыннан, аларны чыгышларда да мактап әйтүләреннән хисләнеп, иҗат итү өчен көч туплап кайткан милләттәшләребез. Шул ук вакытта алар үзләре дә буш кул белән бармаган.
2000 еллар башында әле Татарстан язучылар берлеген Фоат Галимуллин җитәкләгән вакытта ук Удмуртия язучылар берлеге белән килешү төзү турында фикер алыша башлап, аны Илфак Ибраһимов тормышка ашыруын да билгеләде Ринат Батталов. Агымдагы елда ике респубиканың язучылар берлекләре арасында хезмәттәшлек килешүе яңартылып имзаланды. Аның нигезендә Удмуртиядә яшәп татар телендә иҗат итүче авторларга бүлмә бирү дә күздә тотыла. Яңа идарә моны тормышка ашырырга ярдәм итәр дип ышана язучылар.

Гыймран Сафин корылтайда чыгыш ясаучыларның фикерләре төрле булуын билгеләде. "Совет чорында бөтен фикерләр бертөрле иде.Ничек партия куйган, шулай уйларга тиеш. Уйламасаң да шулай әйтергә тиеш идең. Ә хәзер демократия чорында карашлар төрле. Вагыйгалар төрле. Аларга кешеләрнең фикерләре дә каршылыклы булырга мөмкин. Язучылар инде демократияне татыган кешеләр. Шуңа сүзгә “кесәгә” кереп тормыйлар. Трибунадан да тәнкыйть фикерләрен әйтергә оялып тормыйлар. Анда тәнкыйть сүзе мактауларга караганда күбрәк тә яңгырады. Шул ук вакытта язучының җәмгыятьтәге әһәмияте, авторларның хезмәтен бәяләү мәсьәләсе дә бүген бик җитди тора.

Язучылар Ринат Батталов (у), Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, журналист Закуан нуретдин
Язучылар Ринат Батталов (у), Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, журналист Закуан нуретдин
Базар икътисадына керү белән җәмгыятьтә язучыларга, аларның хезмәтенә караш үзгәрде, аларның хезмәтенә әһәмият кимеде. Җәмгыятьнең, түрәләрнең язучыларга булган карашы уңай якка үзгәрмәде. Бу язучыларның әсәрләрен финанслауга кагыла. Язучылар шуңа да кызганыч хәлдә. Дөресен әйтергә кирәк, язучы дәүләт хезмәтендә яисә җитештерү тармагында эшләмәсә, гаиләсен тәэмин итә алмый. Ә бу әсәрләрнең сыйфатында чагыла. Бәлки шуңа да соңгы елларда тарихи вакыйгаларга бәйле, архив документларына таянып язылган зур күләмле романнарның сирәк күренүенә төп сәбәпләрнең берсе булып тора”, диде Гыймран Сафин.

Язучыларның хакимият вәкилләре алдында тиешлечә сораулар куеп, аларны дәлилли алуы, җәмгыятьтә язучыларның роле, аларның тормышка карашы да оешмага үзгәрешләр кертү өчен этәргеч бирүе турында да сүз булды.

Илфак Ибраһимов Татарстан язучылар берлеген җиде ел җитәкләде. Соңгы елларда оешманың идарәсе яшьләрне иҗатка тарту, аларны үстерүгә игътибар иткән. Удмуртиядә дә иҗат итүче татар егетләр-кызлар бар. Моны язучылар соңгы егерме елда милли хәрәкәтнең актив эшләвенә, Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең мәктәпләрдә балаларның туган телендә укытуны җайга салуга бәйле булуын билгеләде.

Шагыйрә Гөлфия Исхакова соңгы елларда татар телендә иҗат итүче яшьләрнең булуына, аларның кыюлыгына сөенү хисләрен җиткерде. Удмуртиядә иҗат итүче яшьләрне үстерүгә игътибарны юнәлтергә кирәклегенә басым ясады.

Чишәсе мәсьәләләр күп

1990 еллар азагы -2000 елларда Удмуртиядә яшәп иҗат итүче авторларның кырыкка якын китабы республика нәшриятында басылып чыкты. Дөрес, авторлар Татарстанда туып үссә дә, төрле сәбәпләр аркасында күп еллар элек Удмуртиягә килеп урнашып, биредә төпләнгәннәр. Алар татар телендә иҗат итә. Җирле шагыйрьләрнең сүзләренә җырлар да күп язылды. Ул җырлар белән башкаручылар төрле конкурсларда җиңү дә яулап кайттылар. Ләйсирә Шәрипова Ринат Батталов сүзләренә Фирдәвес Мортазин язган җыр белән “Татар җыры” бәйгесендә катнашты.

Удмуртиядә нәшер ителгән татар китаплары
Удмуртиядә нәшер ителгән татар китаплары
Татарстан язучылар берлеге тарафыннан тарихи Ватаныннан читтә яшәүче татар авторларын кайгырту бар. Мәсәлән, берничә шагыйребез Ринат Батталов, Ибраһим Биектаулының шигырь җыентыклары, Гүзәл Исхакованың балалар өчен китабы Казанда дөнья күрде. Корылтайда тикшерелгән мәсьәләләр, кабул ителгән карарлар чит төбәкләрдә яшәп иҗат итүче авторларның мәнфәгатьләрен киләчәктә дә кайгырта алырмы? Аларга эшләү өчен шартлар тудыруда Татарстан берлеге ничек ярдәм итә алачак? Безнең төбәктәге яшь каләм тибрәтүчеләрне үстерүдә, аларга китапларын чыгарырга оешманың ярдәме булырмы?

Язучылар ике республиканың язучылар берлекләре арасында төзелгән килешү нигезендә күп эшләр башкарылыр дип ышана.

Тагын бер мәсьәлә - төбәкләрдә яшәүче авторлар үз иҗатларын Татарстан укучысына тәкъдим итә алырмы? “Удмуртия нәшриятында дөнья күргән китапларны да укучыга җиткерү әлегә зур проблема, татар китабын сату кибетен булдыруны кайгыртырга вакыт”, диде Гөлфия Исхакова.

Гөлфия Исхакованың иҗаты киңкырлы. Аның ике шигырьләр җыентыгы Ижауда дөнья күрде. Балалар өчен язылган “Мин президент булам” китабы аеруча матур итеп бизәлеп чыкты.

Гөлфия Исхакова сүзләренә җирле музыкантлар, Татарстан һәм башка төбәкләрдә яшәүче композиторлар да күп кенә җырлар иҗат итте. Аларны “Тургай” ансамбле җырчысы Кадрия Маннанова яратып башкара.

Шагыйрь Ибраһим Биектаулы язучылар белән очрашуга килә алмады. Аның ике китабы Удмуртиядә чыкты, 2012 ел башында 75 яшенә Казанда да бик матур китабы басылып чыкты. Ул китап Муса Җәлил премиясенә тәкъдим ителгән.

Ибраһим Биектаулы җирле композитор Раиф Бәһәветдинов белән күпсанлы җырлар иҗат итте. “Хәтер исән” җыры татар халкына гимн булып яңгырый дисәк тә арттыру булмас. Бу җыр һәм авторның тагын берничә әсәре шулай ук төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр исемлегендә яңгырады.

Язучылар корылтаенда күтәрелгән тагын бер мәсьәлә - әсәрләрне башка телләргә тәрҗемә итү, татар авторларын дөнья күләмендә таныту күтәрелде. Шул ук вакытта тәрҗемәчеләрнең хезмәт хакын бәяләү дә әлегә хәл ителмәгән. Бу мәсьәлә Удмуртия авторларына да кагыла. Алар рус, удмурт авторларын татар теленә тәрҗемә итеп, “Яңарыш” газетасы битләрендә бастыра. Шулай ук татар теленнән рус теленә тәрҗемә итәләр. Әмма гонорар түләү хәл ителмәгән.

Милләттәшләребез Казанда узган корылтай, аның карарлары белән Некрасов исемендәге китапханә хезмәткәрләрен дә таныштырды. Китапханәчеләр милләттәшләребезнең татар телендә чыккан китаплары белән кызыксынды. Шулай ук биредә иҗат кичәләре оештыру, татар авторлары китапларын туплау турында да сүз булды. Язучыларга очрашулар өчен мөмкинлекләр арта.
XS
SM
MD
LG