Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: “Республика башлыгы атамасын уйлыйбыз”


Казанның Сәфәр отелендә узган “Татарстан” медиа-клубы утырышында республика президенты Рөстәм Миңнеханов башка күп кенә мәсьәләләр белән бергә федерация субъекты башлыгының нинди атама белән йөртелергә тиешлегенә дә тукталды.

“2015 елга кадәр безнең әле вакыт бар. Без республика башлыгы өчен бик мәгънәле исем уйлап табарга тиеш. Әлегә тапмадык, әмма уйлыйбыз”, диде ул.

Медиа-клубта катнашыр өчен Татарстанга 70тән артык Мәскәү журналисты килде. Әлеге клубка республикадан чыккан 100дән артык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре керә һәм ул Татарстанның икътисады, телләрен, милли мәдәниятен үстерүгә ярдәм итүче иҗтимагый оешма рәвешендә төзелде.
XS
SM
MD
LG