Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда экология начарлана бара


Казанда Нокса урманын яклап үткән пикетларның берсе
Казанда Нокса урманын яклап үткән пикетларның берсе

Казан думасы депутатлары Нокса урманының бер өлешендә биек йортлар төзүгә ризалык бирде. Экологлар, җәмәгатьчелек табигать юкка чыга баруга борчыла. Нокса урманын саклау өчен оештырылган иҗтимагый төркем төзүчеләрне яклаган Татарстан югары мәхкәмәсе карарын Русия мәхкәмәсенә шикаять итәргә җыена.

Нокса урманын саклап калу өчен оешкан иҗтимагый төркемнең җитәкчесе Раушания Ягъфәрова Казан думасы депутатларының үз-үзләрен тотуына исләре киткән. “Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, шәһәрнең киләчәге турында уйлаучылар түгел алар, ә өстән кушкан күрсәтмәне үтәп утыручылар гына”, ди Ягъфәрова. Аның сүзләренчә, депутатлар Нокса урманының бер өлешен бүлеп алып 14-20 катлы биш йорт төзергә рөхсәт биреп, халык алдында үзләренең дәрәҗәләрен бөтенләй төшергән.

Нокса урманын яклап үткән пикетларның берсе
Нокса урманын яклап үткән пикетларның берсе
“Безнең мәсьәләгә җиткәч, мин шаккаттым. “Бердәм Русия”дән 40 депутат бөтенесе хуплап тавыш бирде. Ә моңа кадәр алар ризасызлык белдереп, бу адымга каршы иде. Бер төн эчендә алар үз фикерләрен капма-каршы якка үзгәртте”, ди Ягъфәрова.

7 июнь көнне дума утырышында Нокса урманы язмышы тәнәфестән соң махсус беренче сорау булып каралган. Ә тәнәфескә таралыр алдыннан “Бердәм Русия”дән булган депутатларга бергә җыелу кирәк дип әйтелгән. Ягъфәрова сүзләренчә, нәкъ менә шунда аларга шәһәр башлыгы Илсур Метшин урманның бер өлешен төзелеш өчен бүлеп алу карарын хупларга кушкан булырга мөмкин.

“Мин Казан шәһәре думасында чыгыш ясап, безне экология министрлыгы да, урман хуҗалыгы министрлыгы да хуплаганны сөйләдем. Алар да бу урманны саклап калу ягында. Әлеге җитди оешмалар вазгыятьне тикшергәннәр инде, безгә теләктәшләр. Әмма шәһәр үзен башкача тота”, ди Ягъфәрова. Шәһәр хакимияте әлеге йортларны төзүчеләр белән килешкән булуын һәм хәлнең асылында бары тик акча мәсьәләсе генә ятуын да кире какмый ул.

Казанда 50 гектарда агачлар юк ителгән

Бу дума утырышына кадәр шәһәрне тәртипкә китерү комиссиясе әлеге мәсьәләне думага чыгару-чыгармау һәм Нокса урманын төзүчеләргә бирү-бирмәү мәсьәләсен караган. Анда Казан районара экология прокуратурасы вәкиле Гөлшат Гомәрова чыгыш ясап, шәһәрдә экологиянең болай да начарая баруы турында җитди дәлилләр китергән. Гомәрова сүзләренчә, 2006 елда Казан шәһәре думасында башкаладагы яшеллекләрне теркәү карары кабул ителә. Әмма шәһәр хакимияте бу карарны ахырына җиткермәгән. Бары тик шәһәрдәге ике райондагы яшеллекнең паспортлары эшләнгән. Ел да бу паспортлар яңартылып барылмаганга, алар мөддәтен югалткан.

Казанда бүген күпме яшеллек булуын беркем дә әйтеп бирә алмый. Белгечләр соңгы өч ел эчендә 50 гектар яшеллекнең юк ителүен белдерә. Бары тик аның 10 проценты гына яңадан утыртылган. Канун нигезендә берәр урында яңа йорт төзү өчен агачлар юк ителсә, алар урынына яңалары утыртылырга тиеш. Белгечләр йорт төзүчеләрнең яшеллектә төшкән эшләре булмауны, алар агачларны утыртуын, әмма карап, су сибеп тормаганга бик күбе корып юкка чыгуын әйтә.

Гомәрова сүзләренчә, Казанда һәр кешегә тиеш яшеллек нормадан ике ярым тапкыр кимрәк. Таләпләргә күрә миллионлы шәһәрләрдә бөтен мәйданның 45 процентында агачлар үсәргә, яшеллек һәм сулыклар булырга тиеш. Шәһәр читендәге Аккош күле урманнарын да кушып исәпләгәндә Казанда 22 процент кына яшеллек, ягъни табигать почмагы бар.

Җитәкчеләр корылмаларга гына игътибар бирә

Казан федераль университетының гамәли экология профессоры Нәфисә Миңһаҗева да Нокса урманының бер өлешендә йортлар төзүгә кискен каршы. Казан шәһәре депутатлары бу ялгышларын алга таба төзәтерләр дип өметләнә ул. “Хәлләр болай барса Казандагы бөтен табигать юкка чыгарга мөмкин бит”, дип әйтә Миңһаҗева. Аның сүзләренчә дә, урман кистек, йорт салдык, ә аның бәрабәренә агач утырттык дип кенә эш бетми. Ул утырткан агачлар һаваны сафландыра башларлык булып үсеп җитсен өчен дистә еллар кирәк.

Нәфисә Миңһаҗева
Нәфисә Миңһаҗева
“Монда сүз шәһәр өчен зур әһәмияткә ия күпер дә, иҗтимагый-сәяси әһәмияттәге бина түгел, ә гадәти йортлар турында бара. Аларны башка урында да төзергә була”, ди Миңһаҗева.

Галимә сүзләренчә, шәһәрнең экологик системасы бик начар хәлдә. Ул аны табигый экология каркасы дип атый. Шәһәр янындагы урманнар, аларны шәһәр үзәге белән бәйли торган юл читенә урнашкан агачлар һәм парклар бер-берсе белән тоташып, гади генә итеп әйткәндә, кешенең кан әйләнеше кебек, башкаланы кислород белән тәэмин итеп тора. Әмма бүгенгә Казанда мондый система юк.

“Шәһәр хакимиятләре дә, җитәкчелек тә яшеллекнең елдан-ел кими баруын яхшы белә, әмма тиешенчә эшләми. Шәһәрдә сквер һәм парклар булдыру турында махсус програм кабул ителүгә кармастан, җитәкчелек игътибарны яшеллеккә түгел, ә ниндидер корылмаларга бирә”, ди Миңһаҗева. Нокса урманының бер өлеше юк ителсә, шәһәрнең табигый системасына зыян тагын да артачак.

Социаль киеренкелек арта гына бара

Нокса урманын саклау төркеме җитәкчесе Раушания Ягъфәрова сүзләренчә, урман киселеп йортлар төзелсә, экологиягә генә түгел, ә бу бистәдәге яшәешкә дә тискәре йогынты ясаячак. Кешеләрнең түземлегенең соңгы чиккә җитеп килүен дә әйтә ул.

Нокса урманын яклап үткән митингларның берсе
Нокса урманын яклап үткән митингларның берсе
“Социаль коллапсны безнең хакимиятләр берничек тә бетерергә тырышмый. Ул алга таба да арта гына барачак. Кешеләр әллә ничә тапкыр митингларга чыкты инде. Бездә балалар хастаханәләре белән хәлләр мөшкел, өлкәннәр хастаханәсен әйтеп тә торасы юк. Яшәеш өчен кирәк булган бөтен оешмалар бездә бик зур йөкләнеш белән эшли, шәһәрнең башка бер өлешендә дә алай түгел. Йортлар төзүне дәвам итәләр. Бу мең фатирлы тораклар төзелсә, бездә яшәүчеләр тагын өч-дүрт меңгә артачак. Безгә иң якын мәктәп ике сменада эшли, паралель сыйныфлар алтышар. Ике смена арасында укучылар да бар”, ди Ягъфәрова.

Нокса урманы өчен көрәш бер ел дәвам итә. 2012 елның мартында Казанның Совет районы мәхкәмәсе Нокса урманын саклаучыларны яклап карар кабул иткән иде. Соңыннан төзүче ширкәт бу карарны Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итте. Югары мәхкәмә төзүчеләр ягына басты.

Раушания Ягъфәрова үзләренең бу хәлләр белән генә туктап калмаячакларын, ә Русия югары мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәкләрен әйтә. Нокса урманын саклап 2700ләп имза җыелды. Бу проблем турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хат юллаган алар.
XS
SM
MD
LG