Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан экологлары теләгенә иреште. Әмма өлешчә


Казан хакимияте Казансу елгасы җирлегенең бер өлешенә Универсиада корылмалары төзелмәячәген әйтә. Экологлар исә моны күз буяу дип саный.

Универсиада стадионы һәм су спорты сараен төзү 100 метрга күчереләчәк. Билгеле булганча, моңа кадәр Татарстан экологлары шәһәр хакимиятеннән корылмалар проектларын үзгәртүне сораган иде. Чөнки алар Универсиада корылмалары Казансу янындагы яшел аланлыкта төзелсә, табигатькә зур зыян киләчәген әйтә.

Ниһаять шәһәр хакимияте аларның гозерләренә колак салды төсле. Казан идәрәсе матбугат үзәге хезмәткәре Ләззәт Хәйдәров әйтүенчә, узган җомгада шәһәр башкарма комитетында экологлар белән очрашу узган.

“Ул бик бәхәсле барды, төрле тәкъдимнәр әйтелде. Хәзерге вакытта Универсиада стадионы һәм су спорты сараен төзү проектларын эшләү бара. Һәм шушы очрашуда табигатькә азрак зарар булсын өчен бу корылмаларның кайда булырга тиешлеге тикшерелде. Нәтиҗәдә яшел аланның бер өлеше бүгенге көндә нинди халәттә шул килеш кала дип килештеләр”, ди Хәйдәров.

Шулай итеп, Казан хакимияте Яңа Савин районындагы Совет транспорты дамбасы янындагы гектарга якын җирдә Универсиада корылмалары төзелмиячәген ышандыра.

Экологлар канәгать түгел


Әмма экологларны бу нәтиҗәләр бик сөендермәгән. Казан дәүләт университетының гамәли экология кафедрасы галимәсе Нәфисә Миңһаҗева әйтүенчә, алар мәсьәлә хәл ителде дип санамый.

“Экологлар тынычлансын дип кенә кечкенә генә бер җирне калдырдылар. Чынлыкта бу зур социаль-экологик проблема дөрес карар кабул итмәгәнгә килеп туды. Универсиада корылмалары табигатькә зур зыян салу хисабына төзелә”, ди галимә.

Чыннан да Казансу елгасы тугайлары сазлык кебек кенә тоелса да, анда сирәк очрый торган шактый үсемлекләр үсә, шулай ук ул кыйммәтле балыкларның уылдык чәчү урыны. Һәм аларны юк итү, экологлар сүзләренчә, зур зыян салачак.

Нәфисә Минһаҗева экологик низаг әле дә дәвам итә, дип саный. Аның әйтүенчә, бу мәсьәләне чишү өчен барлык тарафлар да түгәрәк өстәл артына утырып, әлеге проблеманы хәл итү турында ныклап сөйләшергә тиеш.

“Бер төркем проектлаучылар янына бер генә экологны чакырып мәсьәләне хәл итеп булмый. Чөнки экологның дәлилләре анда ишетелми дә. Минем аңлавымча, Казан хакимиятенә экологларны рәтләп җыймадылар да”, ди Минһаҗева.

Шуңа да карамастан, экологлар кечкенә генә җирне саклап калуны да үзенә күрә бер җиңү дип саный. Чөнки әлеге җир кечкенә булса, яшеллеккә шактый бай. Андый җирләр Яңа Савин районында өчәү.

Минһаҗева сүзләренчә, аның барысын да юк итсәләр, районда бөтенләй сулау өчен һава калмаячак. Шулай ук ул әлеге яшеллек урынында Универсиада стадионы төзелсә, хозурланыр җир булып хәзерге кебек сулар-агачлар түгел, ә Казан Кирмәне һәм “Вамин” ширкәте җитәкчесе Минһаҗевның сарае калачак дигән фикердә.
XS
SM
MD
LG