Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан депутаты Төркиядә “Елның алтын кешесе” булды


Зөһрә Рәхмәтуллина бүләк алу тантанасында
Зөһрә Рәхмәтуллина бүләк алу тантанасында

Русия дәүләт думасының Башкортстан депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина Төркиянең затлы премиясенә лаек булды.


7 июньдә Әнкарада Русия дәүләт думасының мәдәният комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллинага “Төрексой белән ефәк юлы” журналы һәм телевизион програмы оештырган “Елның алтын кешесе” бүләге бирелде. Рәхмәтуллина әлеге бүләккә “Төрки халыклар мәдәнияте үсешенә керткән өлеше өчен” номинациясендә лаек булды.

Башкортстан депутаты белән бергә бүләк Төркия һәм башка илләрнең сәясәтчеләре, хакимият вәкилләре, җәмгыять эшлеклеләренә бирелде. “Елның алтын кешесе” бүләгенә Төркия премьер-министры урынбасары Бәкир Боздаг, Төркия мәдәният һәм туризм министры Әртугрул Гүнай, Төркия хакимият фиркасе АКР генераль сәркатибе Халук Ипәк, TURKSOY (халыкара төрки мәдәният оешмасы) генераль сәркатибе Дүсән Касәинов, Европа Берлеге Парламент ассамблеясе җитәкчесе Мәүлет Чавушоглу лаек булды. Бүләк барлыгы 24 кешегә бирелде. Бүләк бирү тантанасы Әнкараның Сәнгать музеенда узды.

Башкортстанның TURKSOYдагы вәкиле Әхәт Салихов хәбәр иткәнчә, Әнкара сәфәре кысаларында Зөһрә Рәхмәтуллина TURKSOY штаб-фатирында булган, оешманың мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеге танышкан, фото һәм рәсем күргәзмәләрен караган. Депутат шулай ук Төркия мәдәният һәм туризм министры урынбасары Фахир Гәнч белән дә очрашкан. Гәнч Башкортстанның TURKSOY эшчәнлегендә актив роль уйнавын билгеләп узган.

Програм кысаларында Зөһрә Рәхмәтуллина Төркиягә нигез салучы Мостафа Кәмал Ататөрекнең мавзолеенда һәм музеенда булган, истәлекләр дәфтәренә язма язып калдырган.

“Елның алтын кешесе” бүләге быел инде унынчы тапкыр бирелде. “Төрексой белән ефәк юлы” журналы һәм телевизион програмы аны төрки дөньяда зур хезмәтләр башкарган сәясәтчеләр, галимнәр, җәмгыять эшлеклеләренә бирә. Журналның һәм програмның баш мөхәррире Сәйфулла Төрексой сүзләренчә, бу бүләкләрне тапшыру – бөек татар галиме Исмәгыйль Гаспралының “телдә, фикердә, эштә берлек” идеалына өлеш кертү, төркиләрне үз халкына хезмәт итәргә этәрү чарасы булып тора.
XS
SM
MD
LG