Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 12 июньдә өч төрле урам чарасы үтте


ЛДПР вәкилләре Мулланур Вахитов һәйкәле янына җыелды. Аларның 30-40лап булуы хәбәр ителә. Фирка активистлары җыелганнарга митинглар канунына үзгәрешләр әзерләнгәнен хәбәр ите. Бу канунда штраф күләме төбәккә карап төрле булырга тиеш.

Мәскәүдәге «Миллионнар маршы»на теләктәшлек белдереп Казан оппозициясе Петербур урамы буйлап йөреш үткәрде. Анда 300ләп кеше катнашты. Алар “Путинсыз Русия!”, “Русия ирекле булачак” һәм башка шигарьләр күтәргән иде. Аннан соң алар Вахитов һәйкәле янында чара үткәрде. Ул вакытка ЛДПР вәкилләре аннан киткән иде инде, дип хәбәр итә “Комсомольская правда”. Оппозиция чарасында “Яблоко” фиркасе вәкилләре, “Сул фронт” һәм башка активистлар катнашкан.

“Яшь гвардия”нең Казан бүлеге башта велосипедта йөреш уздырды. Аннан Шаляпин мәйданында митинг булды. Анда 200ләп кеше катнашты дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG