Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон Олимпия уеннарында ураза тоту өчен шартлар тудырыла

Мөселман спортчылары уеннар вакытында ураза тоту-тотмауны үзләре хәл итәчәк. Австралиядән футболчы Әсма Хәләл

Лондондагы җәйге Олимпия уеннары быел Рамазан аена туры килә. Мөселман спортчылары ураза тотачакмы?

2012 елгы җәйге Олимпия уеннары быел Рамазан аена туры килә. Ярышларның 17 көне дә (27 июль-12 август) ураза тоту вакытына керә. Лондонда уеннарда 3 меңләп мөселман спортчысының катнашуы көтелә.

Сәфәргә чыгучылар өчен ураза тоту кырыс шарт итеп куелмый. Кайбер руханиләр спортчылар шуннан файдаланырга тиеш дип саный.

Яхшы нәтиҗәгә өмет икән тхэквондо көрәшчесе 27 яшьлек әфган Несар Әхмәд Баһави уразаны соңрак тотачагын әйтте.

“Алда бик мөһим көрәш. Олимпия уеннарында медаль алу – һәр спортчының хыялы. Уразаны без соңрак тота алабыз. Уеннар барган көннәрне ашамый тору мөмкин түгел, су гына булса да эчәргә кирәк безгә”, диде әфган көрәшчесе.

Баһави 2008 елгы Олимпия уеннарында үз авырлыгы төркемендә 7нче урынны алган. 2007 елда Тхэквондо дөнья беренчелегендә һәм 2010 елда Азия беренчелегендә көмеш медаль яулаган.

Коръән ничек куша?

Согуд Гарәпстан яки Иран спортчылары Рамазан аенда ураза тотмаганнары өчен җәза ала ала, әмма башка мөселман илләре спортчыларының күбесе уразаны соңрак тотачаклары турында әйтте.

Әфганстанда дин белгече Сиддыйкулла Фидаи, Коръәннең Бәкәрә сүрәсендәге аятьне китереп, уеннарның кайда узганы да мөһим, диде.

“Уеннар спортчының авылында яки туган шәһәрендә барамы? Яки ул ярышта катнашыр өчен башка җиргә китәме? Әгәр ул башка җиргә барса, Коръән андыйларга болай кушкан: “Сезләрдән берәрегез чирләсә яки сәфәрдә булса, рузаны тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр”. (Ногмани тәфсиреннән – А.К.)

Сәфәргә чыкмаучылар да уразаны тоту-тотмауны үзе хәл итә, ди ислам белгече.

“Кеше авырса яки ашамый тору аңа зыянга булса, мөселман кешесе беренче чиратта үзе өчен мөһим булган карарны кабул итәргә тиеш. Бу очракта инде калган уразаларын тотып бетерүне дә ул үзе хәл итә”, диде Фидаи.

2010 елда ике көмеш медаль яулаган әфган спортчысы Баһави Лондонда да уңышка өмет итә

Британия өчен дә быелгы Олимпия уеннарында беренче тапкыр Мо Сбиһи исемле мөселман спортчысы катнаша. 24 яшьлек егет уеннарны гомердә бер генә килгән мөмкинлек булганын, ураза тотуны ноябрьгә калдыруын сөйләде.

Фәлестиннең Газзә шәһәреннән 20 яшьлек йөгерүче Баһаа әл-Фарра, үз имамыннан уразаны туктатып торырга рөхсәт алган. Ул да калган уразаларын соңрак тотачак.

Табиблар спортчыларга ураза тотарга киңәш итми, ашамый һәм эчми торуның спортчыларның сәламәтлеге һәм нәтиҗәләренә зыян китерәчәге турында кисәтә.

Каршы чыгучылар булмаган

Лондонда 2012 елгы Олимпия уеннарының Рамазан аена туры киләчәге инде дистә ел элек билгеле иде, шикаять итүче бер ил дә булмады, дип белдерде Халыкара олимпия комитетының туклану комитеты башлыгы Рональд Моан.

“Мәсьәлә бик җитди. Халыкара Олимпия комитеты барлык спортчыларның да көрәш өчен шартлары бертигез булуын тели. Уеннарны уздыру вакытын Лондондагы оештыру комитеты билгеләде. Каршы чыгучылар булса дип, уйланырга вакыт бирелде. Каршы чыгучы булмады”, диде комитет вәкиле.

2012 елгы Лондон Олимпия уеннарында өч меңләп мөселман спортчысының катнашуын һәм аларның кайберләренең ураза тотарга теләвен исәпкә алып, аларга ураза тоту өчен шартлар, сәхәр һәм ифтарлар әзерләнәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

* * * *
Сүз уңаеннан
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы беренче мәртәбә һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.

Яулыклы мөслимә спортчылар

Чыгышы белән пакстанлы булган американ Кулсун Абдулла бәйгеләрдә Пакстан исеменнән катнаша. Ул Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе кагыйдәләреннән чыгарма буларак америкакүләм ярышта катнашу рөхсәте алды.
1/10 Чыгышы белән пакстанлы булган американ Кулсун Абдулла бәйгеләрдә Пакстан исеменнән катнаша. Ул Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе кагыйдәләреннән чыгарма буларак америкакүләм ярышта катнашу рөхсәте алды.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре спортчысы Ясмин Аббас (уңда) узган декабрьдә Катарда үткән авырлык күтәрүчеләр ярышында бронза медаль алды. Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы ярышларда мөселманча киенгән беренче такым булачак.
2/10 Берләшкән Гарәп Әмирлекләре спортчысы Ясмин Аббас (уңда) узган декабрьдә Катарда үткән авырлык күтәрүчеләр ярышында бронза медаль алды. Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы ярышларда мөселманча киенгән беренче такым булачак.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Иранның хатын-кыз футболчылары такымы яулык урынына махсус башлык киеп уйнау турында килешкәннән соң гына 2010 елның августында Сингапур яшьләр олимпиадасында катнашу рөхсәте алды.
3/10 Иранның хатын-кыз футболчылары такымы яулык урынына махсус башлык киеп уйнау турында килешкәннән соң гына 2010 елның августында Сингапур яшьләр олимпиадасында катнашу рөхсәте алды.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Сингапурдагы яшьләр олимпиадасында Төркиягә каршы уенда тупны баш белән бәргәннән соң иранлы Фатыйма Ширафканниҗадның башлыгы төште.
4/10 Сингапурдагы яшьләр олимпиадасында Төркиягә каршы уенда тупны баш белән бәргәннән соң иранлы Фатыйма Ширафканниҗадның башлыгы төште.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Иранның хатын-кыз футбол такымы уенчылары FIFAның баш киемнәре турындагы карары нәтиҗәсендә 2012 елгы Лондон Олимпиадасында Үрдүнгә каршы уйнау мөмкинлеген югалтканнан соң. Июнь, 2011.
5/10 Иранның хатын-кыз футбол такымы уенчылары FIFAның баш киемнәре турындагы карары нәтиҗәсендә 2012 елгы Лондон Олимпиадасында Үрдүнгә каршы уйнау мөмкинлеген югалтканнан соң. Июнь, 2011.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Австралия футболчысы Әсма Хәләл Сиднейда күнегүләр вакытында. Футбол кагыйдәләре шурасы яулык бәйләүне рөхсәт итәргә җыена, әмма әлегә "тиешле" дизайн табылмаган.
6/10 Австралия футболчысы Әсма Хәләл Сиднейда күнегүләр вакытында. Футбол кагыйдәләре шурасы яулык бәйләүне рөхсәт итәргә җыена, әмма әлегә "тиешле" дизайн табылмаган.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Әфган йөгерешчесе Мәхбүдә Аһадьяр 2008 елның мартында Кабул Олимпия стадионында күнегүләр вакытында. Аһадьяр ул елда Пекин Олимпиадасында Әфганстаннан катнашкан өч спортчының берсе.
7/10 Әфган йөгерешчесе Мәхбүдә Аһадьяр 2008 елның мартында Кабул Олимпия стадионында күнегүләр вакытында. Аһадьяр ул елда Пекин Олимпиадасында Әфганстаннан катнашкан өч спортчының берсе.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Әфганстан хатын-кызларының Олимпия баскетбол такымы март аенда Халыкара хатын-кызлар көнендә АКШ илчелеге хезмәткәрләре һәм Халыкара иминлек ярдәме көчләре вәкилләре белән уйный.
8/10 Әфганстан хатын-кызларының Олимпия баскетбол такымы март аенда Халыкара хатын-кызлар көнендә АКШ илчелеге хезмәткәрләре һәм Халыкара иминлек ярдәме көчләре вәкилләре белән уйный.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Иран өчен дә, Франция өчен дә уйнаучы тениисчы Аргаван Ризаи Тәһранда Дүртенче мөслимәләр ярышларының финалына әзерләнә.
9/10 Иран өчен дә, Франция өчен дә уйнаучы тениисчы Аргаван Ризаи Тәһранда Дүртенче мөслимәләр ярышларының финалына әзерләнә.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Канада дизайнеры Илһам Сәид Җәвад 2011 елның апрелендә үзе әзерләгән "спорт һиҗабын" күрсәтә.
10/10 Канада дизайнеры Илһам Сәид Җәвад 2011 елның апрелендә үзе әзерләгән "спорт һиҗабын" күрсәтә.
Халыкара авырлык күтәрүчеләр федерациясе үз кагыйдәләрен үзгәртеп спортчыларга мөселман киемендә чыгыш ясау мөмкинлеге биргәннән соң, беренче мәртәбә Лондон Олимпиадасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре такымы һиҗап киеп катнашачак. Иран хатын-кыз футбол такымы һиҗап сәбәпле уеннардан читләштерелгәннән соң, FIFA да ислам кагыйдәләрен кабул итәргә җыена.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG