Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан президент атамасын ансат алмаштырачак"


"Үзәктән таләп була икән, без аны үтәячәкбез”, ди Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
"Үзәктән таләп була икән, без аны үтәячәкбез”, ди Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Башкортстан президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе ректоры Сергей Лаврентьев Башкортстан өчен президент атамасын алмаштыру ансат эш, дип белдерде.


“Известия” гәзите Идел буе федераль бүлгесендәге төбәкләр башлыклары атамаларын алмаштыруга бәйле язма бастырган. Анда Татарстан һәм Башкортстан республикалары президентлары атамаларын үзгәртү кирәклеге турында Мәскәүдән күрсәтмә булуы хакында бәян ителә. Аннан аңлашылуынча, Башкортстан республикасында президент атамасыннан ваз кичү әлләни каршылыкка очрамаячак. Ә менә Татарстан белән хәл катлаулырак икән, имеш. Чөнки республика хакимиятләре үзләре үк бу үзгәрешкә каршы. Президент атамасы бетерелү белән республиканың дәрәҗәсе дә төшәчәк дигән фикерләр бар.

Русиядә җитәкчеләре президент атамасын йөртүче төбәкләр башлыкларыннан президент исемен алу кирәклеге турында сүзләр бер ел чамасы элек үк кузгатылган иде. Беренче булып бу эшне Чечня президенты Рамзан Кадыйров башлады. Башка кайбер төбәкләр җитәкчеләре дә моны хуплады. Әмма Башкортстан белән Татарстанда әлегә бу мәсьәләдә ашыкмауны хуп күрәләр. Алай да Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов узган елда биргән бер әңгәмәсендә үк “әгәр Үзәктән андый таләп була икән, без аны үтәячәкбез” дигән фикерен әйтте.

Сергей Лаврентьев
Сергей Лаврентьев
Шуны ук Сергей Лаврентьев 15 июнь көнне “Регнум” агентлыгына әңгәмәсендә дәлилләп раслады. “Татарстаннан аермалы буларак, Башкортстан өчен бу ансат эш. Татарстан өчен президент атамасын алмаштыру проблема икән, бу аның проблемасы”, дип белдерә Лаврентьев әфәнде.

Лаврентьев әфәнде, "Башкортстанда президент атамасын үзгәртүгә тыныч карыйлар" дисә дә, моның белән ризалашуы кыен. Ни өчен дигәндә, башкорт милли зыялылары, башкорт милли хәрәкәтенә керүче оешмалар президент атамасыннан ваз кичүгә каршы булуларын белдерә килә. Бу хакта кайбер мөрәҗәгатьләр дә ясалган иде. Шуңа күрә, әлеге үзгәрешләр Башкортстанда да ансат кына бирелмәс дип уйларга кирәк.

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков
Уфадагы танылган галим, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков фикеренчә, Татарстан искәрмә рәвешендә президент атамасын саклап калырга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, ул Мәскәү белән шартнамәне дә яңартып имзалый алды. “Илдә Казанны өченче башкала дип тә йөртәләр. Һәм иң көчле үсешкән төбәк ул – Татарстан”, ди ул.

Илдар әфәнде әйтүенчә, президент атамасын үзгәртү канун буенча 2015 елга кадәр тәмамланырга тиеш. Әмма әле аңа ара ерак һәм илдә әллә нинди башка тирән үзгәрешләр булуы да ихтимал.
XS
SM
MD
LG