Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең Яган авылында Сабантуй узды

Әгерҗе районы Тирсә авылыннан килгән Гөлчәчәк Хәмитова беренче булып мәйданны әйләнеп килде
Әгерҗе районы Тирсә авылыннан килгән Гөлчәчәк Хәмитова беренче булып мәйданны әйләнеп килде

Быел Яган авылы аланында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез – Сабантуе бик күңелле узды. Бәйрәмне ел саен “Чишмә” оешмасы җитәкчесе Альберт Әхкәмиев оештыра.


Альберт Әхкәмиев – Татарстанның Әгерҗе шәһәре егете. Ул Удмуртиянең Кече Пурга поселыгына эшкә килеп урнашып, шунда төпләнеп кала.

“Үзем исән вакытта Яганда татарларның милли бәйрәме булачак”, дип кырт кисеп куйды Альберт әфәнде. Икенче ел рәттән Сабантуйны уздыруга киртә куялар. Үткән елда Яган авылы Пугачевода хәрби арсенал шартлап, зыян күрде. Шуңа да аланда бәйрәм оештырган өчен аңа биш йөз мең сум штраф салганнар. Быел да аланда бәйрәм уздырырга рөхсәт алыр өчен күп тырышлык куярга туры килгән.

Ел саен Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлә. Ат ярышлары уздырыла. Дөрес, агымдагы елда чабышларда атлар аз катнашты.

Ун ел дәвамында булмаган хәл: ат игълан тактасына бәрелеп, җайдак кыз бала егылып имгәнде. Әлеге ат хуҗасы Фәрит Заләлов Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә авылыннан килгән. “Ипподром атлары һәм хуҗалыклардан чабышкылар бергә ярышырга тиеш түгел. Безнең атлар турыга чабарга өйрәнгән. Монда түгәрәк буенча йөгерергә кирәк иде. Атлар шуңа югалып калды”, диде Фәрит Заләлов.

Сабантуйда башка күңелсез очраклар булмады. Бәйрәмне башлап җибәрүче Наталия Әхкәмиева җитәкчелегендәге бию “Вертикаль” бию төркеме һәм “Сандугач” иҗат төркеме (җитәкчеләре Ләйсән Гильметдинова) көне буе сәхнә түрендә булдылар.

Ел саен бәйрәмгә Татарстаннан танылган җырчыларны чакыралар. Быел Яган Сабантуенда Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм җырчы Люция Мусина катнашты.

“Бу Сабантуе нәкъ авылча оештырылган, кеше күп килгән, бик теләп катнашалар. Миңа бик ошады”, диде Рөстәм Закиров.

Удмуртиянең Яган авылы Сабантуе күренешләре

Хатын-кызлар 50 килограмлы он капчыклары күтәреп чабыша
1/17 Хатын-кызлар 50 килограмлы он капчыклары күтәреп чабыша
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Әгерҗе районы Тирсә авылыннан килгән Гөлчәчәк Хамитова җилкәсендәге капчык белән беренче булып мәйданны әйләнеп килде
2/17 Әгерҗе районы Тирсә авылыннан килгән Гөлчәчәк Хамитова җилкәсендәге капчык белән беренче булып мәйданны әйләнеп килде
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Малайлар йомыркалы кашык кабып чабышуга әзерләнә
3/17 Малайлар йомыркалы кашык кабып чабышуга әзерләнә
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Йомыркалы кашык кабып чабышуда бабайлар да катнашты
4/17 Йомыркалы кашык кабып чабышуда бабайлар да катнашты
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Сабантуй мәйданы
5/17 Сабантуй мәйданы
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Яган Сабантуен ел саен “Чишмә” оешмасы җитәкчесе Альберт Әхкәмиев оештыра
6/17 Яган Сабантуен ел саен “Чишмә” оешмасы җитәкчесе Альберт Әхкәмиев оештыра
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Альберт Ахкамиев чыгыш ясаган балаларны туңдырма белән сыйлый
7/17 Альберт Ахкамиев чыгыш ясаган балаларны туңдырма белән сыйлый
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Гер күтәрү ярышы
8/17 Гер күтәрү ярышы
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
"Вертикаль" бию төркеме кызлары
9/17 "Вертикаль" бию төркеме кызлары
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Балалар чыгышлары
10/17 Балалар чыгышлары
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Хатын-кызлар капчык киеп узышу алдыннан
11/17 Хатын-кызлар капчык киеп узышу алдыннан
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Сабантуйларда ел саен хөкемдар буларак катнашучы Альфред Сабирҗанов быелгы Сабантуй бәйрәме бик күңелле узуын билгеләде
12/17 Сабантуйларда ел саен хөкемдар буларак катнашучы Альфред Сабирҗанов быелгы Сабантуй бәйрәме бик күңелле узуын билгеләде
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Малайлар йөгерешкә әзерләнә
13/17 Малайлар йөгерешкә әзерләнә
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Һәр катнашучыга - бүләк
14/17 Һәр катнашучыга - бүләк
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
"Ләйсән" төркеме җырчылары
15/17 "Ләйсән" төркеме җырчылары
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Бәйрәм яңалыклары белән дә истә калачак. Парашют белән сикерүчеләр быел Сабантуйга республика, Кече Пурга районы әләмнәрен тотып төште
16/17 Бәйрәм яңалыклары белән дә истә калачак. Парашют белән сикерүчеләр быел Сабантуйга республика, Кече Пурга районы әләмнәрен тотып төште
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
17/17
Быел Удмуртиянең Кече Пурга районындагы Яган авылында унынчы тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе бик күңелле узды.
Previous slide
Next slide

Бәйрәмгә килүчеләр тамашачыларга һәм катнашучыларга бүленә. Тамашачылар өчен рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырылса, катнашучылар өчен дә көч сынашырга төрле-төрле ярышлар оештырылган иде. Бәйрәм програмында каралган күп кенә ярышлар белән беррәттән, быелгы үзенчәлек: хатын-кызлар җилкәсенә илле килограммлы он капчыгы күтәреп, мәйданны әйләнеп чыгарга тиеш иде. Әлеге шартны үтәүчегә бүләк – бер капчык он! Әллә шул бер капчык онга кызыгыпмы, әллә инде үзен сынап карарга теләпме, әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдергән көчле хатын-кызлар саны байтак булды.

Әгерҗе районы Тирсә авылыннан килгән Гөлчәчәк Хәмитова беренче булып мәйданны әйләнеп килде. Сабантуйларда еш катнаша, аеруча кул көрәше ошый икән, ә бу ярыш беренче тапкыр, авыл кызы үзен сынап карарга булган. Һәм оттырмады ул. “Авыр. Ярый әле бер генә тапкыр мәйданны әйләнәсе булды”, диде Гөлчәчәк.

Ир-атлар көянтә чиләк тотып узышты. Әлеге бәйгедә күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр катнашты. Алар яшьтән инештән су ташып үскән булып чыктылар.

Гомумән, барлык бәйгеләр дә кызыклы, мавыктыргыч итеп узды.

Сабантуйларда ел саен хөкемдар буларак катнашучы Альфред Сабирҗанов быелгы Сабантуй бәйрәме бик күңелле узуын билгеләде. "Бәйрәм яңалыклары белән дә истә калачак. Парашют белән сикерүчеләр быел республика, Кече Пурга районы флагларын тотып төшүе дә кызыклы булды”, диде ул.

Тамашачыларның да Сабантуй хакында фикерләре уңай.

Удмуртиядә Сабантуйлары дәвам итә. 23 июнь көнне мәйданнарга Воткински, Сарапул, Можга шәһәрләрендә җыелачаклар. 30 июньдә республика Сабантуе Ижау шәһәренең Киров паркында үтәчәк. 2010 елда әлеге паркта федераль Сабантуе узган иде.
XS
SM
MD
LG