Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: "Татарстан Мәскәү белән килешү кору юлыннан тайпылмаячак"


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Азатлык"ка президент сайлау турында канун һәм президентлык тирәсендәге соңгы вазгыять турында сөйләде.


21 июнь көнне Татарстан парламенты президент сайлау турында канунны икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Анда президентлыкка намзәтне партияләр аша тәкъдим итү каралган. Бу хакта һәм гомумән Татарстан президентлыгы тирәсендәге соңгы вазгыять турында "Азатлык" Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән сөйләште.

Гадәти утырыш булса, дәүләт шурасында бүген икенче һәм өченче укылышта хикмәтле бер канун кабул ителде, гади генә итеп әйткәндә, Татарстан президентын халык тарафыннан сайлау кире торгызыла. Асылда ул тәртип туктатылып кына торган иде. Ягъни канун алай ук яңа түгел. Әмма барыбер анда ниндидер яңалыклар бар. Алар нидән гыйбарәт?

– Беренчедән, шуны әйтер идем: без үзебезнең Конституциядә президентны халык сайлый дигән норманы алып атмаган идек, без аны вакытлыча туктаткан гына идек. Нигә дисәгез, без алдан ук демократик үзгәрешләр әле яңадан кайтыр, халыкка сайлау хокукы да кайтарылыр дип бу үзгәрешләрнең вакытлыча булуын күз алдында тоттык.

Русиянең башка субъектларына караганда безгә җиңелрәк тә булды: без үз Конституциябезгә үзгәрешләр кертмәдек, инде булган, бары туктатылып торган ул маддәне хәзер яңадан гамәлгә генә кертеп җибәрдек. Ә менә сайлау канунына без үзгәрешләр керттек һәм бу өлкәдә без шуны күз алдында тоттык – хәзер Русиядә дә, Татарстанда да партияләр туа тора, халык төрле партияләргә тупланып, үзенә якын партия аша, програмын ошатканы аша эш итәр дип партияләргә яңа хокук бирдек: (президентлыкка) намзәтләрне алар тәкъдим итәргә тиеш халыкка.

Шуны күз алдында тотып без бүген канунны кабул иттек, ә инде үз-үзеңне тәкъдим итә торган нормага килгәндә (андый мөмкинлек Русия дәүләт думасы тарафыннан каралган иде), безнең депутатлар, “партияләрне көчәйтергә кирәк, шуңа да үз-үзен тәкъдим итәргә теләгән кеше, аерым партия әгъзасы булмаса да, барыбер берәр партия аша эшләсен”, диделәр.

Аерым шәхес Татарстанда үзен президентлыкка тәкъдим итә алмый инде алайса?

– Үзен-үзе – юк. Итә алмый. Ә менә партияләр аркылы - әйе. Партия аның дәрәҗәсен күреп, булдыклылыгын бәяләп, гомумән андый кешене табып тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Хәзер бит төрле партияләр бар.

Моның бер хикмәтле ягы бар-барын. Русиянең сәяси системасында бары тик федерал дәрәҗәдә эшләгән партияләр генә рөхсәт ителә. Ә менә Татарстанда гына, Татарстан мәнфәгатен яклаган партияләр юк.

– Әйе, бездә андый партияләр юк. Алар шулай көйләнгән, аларның үзәкләре Мәскәүдә.

Бу федералларның контроле барыбер шул партияләр аша кала дигәнне аңлатмыймы?

– Ә ничек калсын ул? Намзәтне партиянең регионал бүлеге тәкъдим итә. Аны Мәскәү карамый. Безнең фикергә, тупланган фикергә азаккы нокта республикада куела. Партиянең Мәскәүдәге ниндидер җитәкчел органнары бу мәсьәләгә кысылырга тиеш түгел.

Шушы мәсьәләнең тагын бер үзенчәлекле ягы бар – президент формаль яктан Татарстан башлыгы гына саналса да, аны читтәге татарлар да, бар дөньядагы татарлар да үзләренең лидеры итеп күрә. Әле Шәймиев заманында ук кабул ителгән канунда, дөресрәге, Конституциядә президентның ике дәүләт телен дә яхшы белү таләбе бар иде. Ул кире кайтарыламы?

– Юк, ул кире кайтарылмады, чөнки ул беркайчан да гамәлдән чыгарылмады да. Безнең Конституциядә ничек язылган иде – шулай калды да. Без аны саклап калдык, саклап калабыз да. Бу федерал канун белән хәл ителә торган нәрсә түгел. Кала. Борчылмагыз, Татарстанда андый үзенчәлек бар, ул Конституциядә беркетелгән.

Президент турында сүз чыккан икән, аның тагын бер аспектын искә алып китү урынлы. Мәскәүдә әле һаман да тынычлана алмыйлар, Русиягә бер президент җиткән диләр, моны кайбер куштан төбәкләр дә яклап чыкты. Әмма Татарстан башлыгы әле дә президент атамасын йөртә, хәзерге җитәкче Рөстәм Миңнеханов та әле күптән түгел генә президент дип дәшүне ошатуын әйтте. Бу мәсьәләдә алга китеш, яңа вариантлар бармы? Әллә сез президент исемен якларга җыенасызмы?

– Безнең бу мәсьәлә белән әле чын-чынлап шөгыльләнгән дә юк. Башка субъектларның моны ничектер бик тиз генә хәл итеп куюына без бик борчылдык. Ләкин шул федерал канунга караганда да безнең 2015 елга кадәр вакытыбыз бар, шул вакыт килеп җиткәнче карарбыз. Без әле ниндидер бер фикергә килгән дә юк, сөйләшкән дә юк. Әле вакыт бар. Бүген без президентны халык тарафыннан сайлау мәсьәләсен генә карадык.

Кичә Сез Татарстан Фәннәр академиясенең еллык җыенында катнаштыгыз һәм бу мәсьәлә – Казанның Мәскәү белән араларын килешүгә нигезләп коруы анда да күтәрелде, Сез хәтта һуманитар өлкәдәге галимнәрнең шушы килешү, федератив мөнәсәбәтләр белән бик сүлпән шөгыльләнүен телгә алдыгыз. Шунда әйткән фикерегез – Русиядә федерал үзәк белән мөнәсәбәтләрен Татарстан кебек махсус килешүгә корып яшәүче башка төбәк юк. Шуңа күрә дә Татарстан үз илбашын ничек атау мәсьәләсен, аны президент итеп калдыруын үзе хәл итәргә тиеш дигән сүз бит инде бу.

– Вакыты килеп җиткәч, ул мәсьәлә белән шөгыльләнә башлагач, без мөмкинлекләребездән чыгып ул мәсьәләне куярбыз, Алла боерса. Академиклар белән җыелышып сөйләшкәндә мин шуны әйттем – менә икеяклы килешүне раслаган федерал канун кабул итүгә инде 5 ел тулып килә, бу бит инде бик мөһим мәсьәлә. Беренчедән, федерал үзәккә дә яхшы – Русия Конституциясенең 5 маддәсе эшли булып чыга. Анда төбәкләр белән мөнәсәбәтләр “...и иными договорами” урнаштырыла диелгән. Моны эшләгән беренче һәм бердәнбер субъект буларак киләчәктә ниләр эшли алубызны карар өчен без 28 июльдә “түгәрәк өстәл” сөйләшүе үткәрергә булдык. Шул датаны билгеләп, тагын нинди адымнар эшләп булуын, аралабызны якынайту юлын, хокукларыбызны карарга кирәк дигән фикердә торабыз.

Татарстан Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен килешү нигезендә төзи дигән юлдан тайпылырга җыенмыйсыз инде алайса?

– Юк, нишләп тайпылсын инде Татарстан. Шундый авыр елларда да авыр юллар үтеп аңлашуга килгәнбез икән, бу ике якка да кирәк дип тапканбыз икән, без андый тарихка кереп калырлык шартнамәне югалтмыйбыз, шуңа нигезләнеп эшлибез.
XS
SM
MD
LG