Accessibility links

Римда Европа илләренең бурыч кризисыннан чыгу юллары тикшерелде


Еврозонаның иң зур дүрт иле җитәкчләре бүген Римда бурыч кризисыннан чыгу юллары турында фикер алышты.

Италия премьер-министры Марио Монти, Франция президенты Франсуа Олланд, Испания премьер-министры Мариано Рахой, Германия канцлеры Ангела Меркельгә кырыс экономия шартларын йомшарту үтенече белән мөрәҗәгать итәргә тиеш иде. Меркельнең матбугат вәкиле бу очрашу рәсми сөйләшү түгел, бары тик фикер алышу, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG