Accessibility links

Наил Якупов NHL драфтында беренче урынны алды


Наил Якупов Эдмонтон Ойлерз киемен кия
Наил Якупов Эдмонтон Ойлерз киемен кия
Узган төндә Питтсбург шәһәрендә NHL (Төньяк Америка хоккей лигасы) драфты – иң яхшы яшь хоккейчыларны сайлау чарасы үтте. Татар егете Наил Якупов бу абруйлы исемлектә беренче урынны алды. Киләсе сезонда ул Канаданың Эдмонтон Ойлерз такымында уйнаячак.

NHL драфтында беренче урынны моңарчы Русиядән ике генә кеше алган иде. Александр Овечкин һәм Илья Ковальчук соңрак дөньякүләм йолдызларга әйләнде.

Наил Якупов (18) хоккейда беренче сабакларын Түбән Каманың “Нефтехимик” такымында ала. Өч ел элек дөньяның иң яхшы хоккей чемпионаты – NHLда уйнау хыялы белән Канадага китеп бара. Канаданың “Сарния” такымында уздырган өч сезон дәверендә хоккей сөючеләрнең күңелен яулый, 107 уенда 170 очко җыя.


Канадада уйнаганда Наил үзен бик ачык хоккейчы итеп күрсәтте. Татарстаннан күченеп киткәндә аңа нибары 16 яшь кенә булса да, аның сүзләрендә ул чакта ук җитдилек бар иде.

Мисал өчен, The Globe and Mail газетының Төньяк Америкадагы “урыс факторы” турындагы соравына Наил болай дип җавап бирде:

“Һәрбер уенчының үз юлы бар. Минем башкаларны кабатлыйсы килми. Мин урыс түгел, мин – мөселман. Әгәр сез миннән “урыс факторы” хакында сорыйсыз икән, һәр уенчының үз тормышы бар икәнен исәпкә алырга кирәк”, дигән Наил Якупов.

Бу сүзләрдән соң Русия хоккей җәмәгатьчелеге аны хыянәттә гаепли башлады. Имеш, Наил Русияне инкяр итә. 15 яшендә үк чит ил карьерасы өчен Русияне ташлап качты, ә хәзер үзен беркем дә белмәгән татар итеп таныта. Янәсе, Русия яшьләр җыелма такымы өчен уйнаганда, аның битарафлыгы сизелә.

Бу сүзләрдән соң, Якуповка җанатарлар алдында җавап тотарга туры килде.

“Мин аларга үземне татар дип таныттым. Бу сүз белән мин берни дә әйтергә теләмәдем. Бигрәк тә сез уйлаганнарны. Мин Русияне яратам, мин Русия өчен уйныйм һәм, Алла кушса, уйнаячакмын. Үземнең милләтемне әйтү җитте, Русиядә шуңа бәйләнә башладылар. Ә чит илдә татарлар турында беркем дә белми. Миңа татарлар хакында сөйләргә туры килде. Иң кыска юлдан китеп, татарлар – мөселманнар дип аңлаттым. Татар-мөселман булып туганыма гаебем юк, шулай бит? Миңа хәзер үләргәме инде? Татарстан – Русиянең бер өлеше. Мин Русия өчен уйныйм. Паспортым да Русиянеке”, дип аңлатты Наил.

Наилнең хоккейны яратуы гаиләдән килә. Әтисе Раил Якупов “Нефтехимик” такымында администратор вазифасын башкара. Наил боз кырында үскән дип әйтергә була.



Бүгенге көндә Наил “Сарния” такымының бөтен рекордларын яңарткан хоккейчы. Хоккей белгечләре аның өстен якларын – яхшы шуу, тизлек һәм кәшәкә белән оста уйнавын билгели. Ә кыска буйны (183 см) тискәре ягына кертәләр. Шулай да, Эдмонтонда Якуповтан могҗиза көтәчәкләр. Драфтта беренче урынга сайланган уенчылар гадәттә йолдызга әверелә, шуңа күрә Канаданың нефть башкаласында Наилгә зур өметләр баглана. NHLда үзенең киләчәге турында ул болай ди:

“NHL – дөньяның иң дәрәҗәле лигасы. Миңа күп эшләргә кирәк. Алда нәрсә буласын беркем дә белми. Бу – тормыш дип атала. Минем бик күп эшлисем килә, NHL да яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен кулымнан килгән барысын да эшләрмен. Бу – минем хыялым. Үземнең эшкә яраклы икәнемне күрсәтәсем килә.”

Якуповны, чын мәгънәсендә, NHLда беренче чын татар уенчысы дип атап була. Ни генә әйтмә, капкачы Николай Хабибуллинның татарлыгы турында бер сүз дә әйткәне булмады. Ә Якупов бу хакта гел әйтеп килә.
XS
SM
MD
LG