Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкта Википедия: Наил Якупов


Наил Якупов «Эдмонтон Ойлерз» такымы киемендә
Наил Якупов «Эдмонтон Ойлерз» такымы киемендә

Наил Раил улы Якупов (1993 елның 6 октябрендә Түбән Камада туган) – татар спортчысы, хоккейчы, Канаданың «Сарния Стинг» яшүсмерләр клубы уенчысы. 2012 елда яшьләр арасында дөнья беренчелегендә Русия такымында көмеш медаль иясе. НХЛның 2012 ел драфтында беренче урынны алып Канаданың «Эдмонтон Ойлерз» такымына чакырылды [1].

Тормыш юлы

1993 елда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә туа. Хоккейда беренче сабакларын Түбән Каманың «Нефтехимик» такымында ала. 2009-2010 елларда «Реактор» такымы өчен уйный, 14 уенда катнаша. Кул җәрәхәтен алу сәбәпле сезон ахырында уйнамый һәм дөнья беренчелегендә катнаша алмый кала.

2010 елда Наил КХЛ драфтында «Нефтехимик» такымына 19нчы номер булып сайлана. Шул ук вакытта аны Онтарионың «Сарния Стинг» клубы Канада хоккей лигасында икенче номер итеп сайлый. «Сарния Стинг» такымы өчен уйнаган дәвердә 107 уенда 170 балл җыя.

2012 елда НХЛ драфтында иң яхшы яшь хоккейчыларны сайлау чарасында беренче урынга ирешеп Канаданың «Эдмонтон Ойлерз» такымына чакыру ала.

Татарлык мәсьәләсе

Наил Якупов үзен татар уенчысы дип белдереп килә. «The Globe and Mail» газетасының Төньяк Америкадагы «урыс факторы» турындагы соравына Наил шундый җавап бирде:

Һәрбер уенчының үз юлы бар. Минем башкаларны кабатлыйсы килми. Мин урыс түгел, мин – мөселман. Әгәр сез миннән “урыс факторы” хакында сорыйсыз икән, һәр уенчының үз тормышы бар икәнен исәпкә алырга кирәк.

Әлеге сүзләрдән соң Русия хоккей җәмәгатьчелеге аны хыянәттә гаепли башлый. Аңа 15 яшендә үк чит ил карьерасы өчен Русияне ташлап китеп, үзен беркем дә белмәгән татар итеп танытуында ганплиләр. Наил Якупов исә җанатарлар алдында шулай диде:

Мин аларга үземне татар дип таныттым. Бу сүз белән мин берни дә әйтергә теләмәдем. Бигрәк тә сез уйлаганнарны. Мин Русияне яратам, мин Русия өчен уйныйм һәм, Алла кушса, уйнаячакмын. Үземнең милләтемне әйтү җитте, Русиядә шуңа бәйләнә башладылар. Ә чит илдә татарлар турында беркем дә белми. Миңа татарлар хакында сөйләргә туры килде. Иң кыска юлдан китеп, татарлар – мөселманнар дип аңлаттым. Татар-мөселман булып туганыма гаебем юк, шулай бит? Миңа хәзер үләргәме инде? Татарстан – Русиянең бер өлеше. Мин Русия өчен уйныйм. Паспортым да Русиянеке [2]

Искәрмәләр

1. Наил Якупов NHL драфтында беренче урынны алды
2. Азатлык радиосы өземтәләре

Сылтамалар

Онтарио хоккей лигасының рәсми сайтында (ингл.)
МХЛ рәсми сайтында (рус.)
Sarnia Sting рәсми сайтында (ингл.)

Википедия язмасы: Наил Якупов
XS
SM
MD
LG