Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель Euro 2012 финалына килергә мөмкин


Берлин – Германия такымы Европа беренчелеге финалына чыкса, 1 июль көнне Киевта үтәчәк финал уенына Германия канцлеры Ангела Меркель килергә мөмкин. Бу турыда бүген Deutsche Welle каналы хәбәр итте.

Элегрәк Меркель Украина хакимиятләренең элекке премьер Юлия Тимошенкога начар мөгаммәлә күрсәтүенә протест белдереп, Украинада үтәчәк уеннарны бойкот итәргә чакырган иде.

Германия такымының Польшада үткән уеннарын карарга килсә дә, Меркель Украинада үткән уеннарның әлегә берсенә дә бармады.

Ул арада Der Tagesspiegel басмасы хәбәр итүенчә, һәр алман уенчысы ярымфиналга чыккан өчен 100 мең евро күләмендә акчалата бүләк алачак. Финалда җиңгән өчен 300 мең, икенче урын өчен – 150 мең евро биреләчәк.
XS
SM
MD
LG