Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов АКШта “Магнитский канун өлгесе” кабул ителүе өчен тырышачак


Русиянең республика халык иреге фиркасе рәистәше Михаил Касьянов “Магнитский канун өлгесе” нигезендә АКШ Сенаты халыкара эшләр комитеты утырышында катнашырга җыена.

“Коммерсант”ка биргән әңгәмәдә ул тыңлауларда катнашмаячагын, әмма шәхси сөйләшүләр вакытында сенаторлар һәм конгрессменнарны документны якларга чакырачагын әйтте.

2001 елны июлендә АКШ дәүләт департаменты Hermitage Capital юристы Сергей Магнитскийның төрмәдә үлүенә сәбәпче булган түрәләргә каршы финанс һәм виза чикләүләрен кертте. Аны Америка сенаторы Бенджамин Кардин әзерләде. Шул исемлек нигезендә ““Магнитский канун өлгесе” булдырылды.

АКШ конгрессы Русия һәм АКШ арасындагы сәүдәне чикли торган Джексон-Вэника төзәтмәләрен үзгәртергә чакыра, әмма Конгресста күпчелек моны Магнитский эше белән бәйләргә кирәк дип саный.

Джексон-Вэника төзәтмәләре кеше хокуклары кысылуы сәбәпле “салкын сугыш” вакытында СССР белән сәүдәне чикләү өчен кабул ителгән иде.
XS
SM
MD
LG