Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оппозициясенең автойөреше Татарстан аркылы да узачак


«Гадел Русия» фиркасеннән Русия Дәүләт Думасы депутаты Илья Пономарев үз блогында оппозиция оештыру комитетының Русия буйлап автойөрешкә әзерләнүен белдерде.

Бу чара 10 август көнне Петербурда башланыр һәм 27 августта шул ук шәһәрдә төгәлләнер дип планлаштырыла.

Автойөреш шулай ук Татарстанның Казан һәм Чаллы шәһәрләре аша да узачак. Моннан тыш планга Өстәрлетамак, Пятигорски, Нальчик, Владикавказ, Грозный, Махачкала, Элиста, Абакан, Петрозаводски шәһәрләре дә кергән.
XS
SM
MD
LG