Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филипинда 11 үтә сулчы гыйсъянчы үтерелде


Филипинда хөкүмәт көчләре белән бәрелешләрдә 11 үтә сулчы гыйсъянчы һәлак булды. Хәрбиләр ягыннан югалтулар юк.

Хәрбиләр әйтүенчә, 15 гыйъянчы төркеменең полиция бүлегенә һөҗүм әзерләве турында мәгълумат килгәннән соң 9 хәрби аларга һөҗүм иткән.

Яңа халык армиясе исемле коммунистик төркем хөкүмәт көчләренә каршы инде 40 елдан артык кораллы көрәш алып бара.

Солых сөйләшүләре башлануга карамастан гыйъянчылар һөҗүмнәрне туктатмый.
XS
SM
MD
LG