Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗан уйгыр автоном төбәгендә зилзиләдә 24 кеше яраланды


Кытайның төньяк-көнбатышында Синҗан уйгыр автоном төбәгендә җир тетрәүдән 24 кеше яраланды.

Дистәләрчә йорт җимерелде, электр тәэминаты өзелде, юлларга зыян килде, йөзләрчә баш мал-туар һәлак булды.

Иң күп зарар күргән районнарга коткаручылар җибәрелде.

Җир тетрәү үзәгендә тирбәлешләр көче 6,6 дәрәҗәгә җиткән.
XS
SM
MD
LG