Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивосток федераль Сабантуй кунакларын кабул итте


Владивостокка федераль Сабантуйга Русиянең 15 төбәгеннән 600дән артык кунак килде. Кунакларның күпчелеге Татарстаннан.

Татарстаннан федераль Сабантуйга килгән вәкилләр арасында республика җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, җырчы-артистлар да бар иде.

Федераль Сабантуй алдыннан, 29 июнь көнне Владивостокның Приморье крае филармония залында зур бәйрәм концерты булды. Әлеге концертны Татарстан республикасы сәнгать эшлеклеләре Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр, Сабантуй кунаклары өчен махсус оештырды.

Концерт башланыр алдыннан
Концерт башланыр алдыннан
Концертның мәртәбәле кунаклары Приморье крае вице-губернаторы Ирина Василькова һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров булды.

Ирина Василькова концертка килүчеләрне, 12нче федераль Сабантуй кунакларын Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский исеменнән дә тәбрикләде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, федераль Сабантуйны оештыру комитетына рәхмәтләрен белдерде. Гафаров халыкны Бөтенрусия Сабантуена чакырды.

Фойеда
Фойеда
Тамаша күренекле сәхнә йолдызларының җыр-моңнары, биючеләрнең дәртле биюләре белән аралашып барды. Владивостокта үткән Татарстан сәнгать осталары концерты күмәк башкарылган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Әлеге бәйрәм чарасы берәүне дә битараф калдырмады.

Владивостокның Приморье крае филармония бинасы фойесында тамашачыларга Татарстаннан китерелгән китап-журналлар, видео һәм аудиоязмалар таратылды.
“ Бу чара федераль Сабантуй буенча бара. Безнең таныклы артистларыбыз монда килеп татар халкына, башка халыкларга сәнгатебезне һәм мәдәниятыбызны күрсәтте. Мин тамашачыларның ничек утырганнарын, ничек артистларны алкышлаганнарын, һәрберсенең безнең халык өчен горурлык хисе кичерүен күрдем. Чөнки безнең халык эшли дә, ял итә дә белә. Сабантуй бит ул безнең гореф-гадәтләрне саклый торган зур чара. Сабантуй бездә алдагы елларда да, алдагы гасырларда да сакланачак” - дип белдерде Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Кунаклар Фарил һәм Фәидә Галиәхмәтовлар
Кунаклар Фарил һәм Фәидә Галиәхмәтовлар
Җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, депутат Разил Вәлиев исә Татарстан вәкилләренең шулай җыелып зур бер төркем булып Ерак Көнчыгышка килүен тарихи вакыйга дип атады. “Без мондагы халык турында уйлап килдек. Татарстан конституциясенең 14нче матдәсендә республикабыз читтә яшәгән татарларга тел, милли мәдәниятне саклау һәм үстерүдә ярдәм итә дип язылган. Димәк, бу әле безнең конституциядәге матдәне тормышка ашыру дигән сүз. Татар халкы бик зур халык, ул бөтен дөнъяга чәчелеп яши. Ләкин безнең рухыбыз, телебез, иманыбыз, максатыбыз бер. “Бергә булыйк, бердәм булыйк” дигән сүзләр сүздә генә калырга тиеш түгел. Сибелеп яшәгән милләттәшләребезне чит илләрдән генә эзләргә түгел, үз илебездә дә барларга, җыерга кирәк. Бу инде безнең рухыбыз бер булырга тиеш дигән сүз. Рухыбыз бер булсын өчен без очрашырга, аралашырга тиеш, тарихыбызны белергә тиешбез. Килүебез нәкъ шушы максаттан иде. Мондагы халык безгә сусаган, гореф-гадәтләргә, сәнгатькә, мәдәниятебезгә сусаган. Милли хисләр алар үлми. Аларны кадерләп сакларга кирәк. Бердәм, бер бөтен халык булуыбызны гел исбатларга тиешбез” дип әйтте Разил Вәлиев.

Ерак Көнчыгышлылар Владивостокта үткән очрашудан канәгать булуларын белдерде. Алар фикеренчә, мондый чаралар оештыру һәм үткәрү татарларны берләштерә, сәнгать аша бер-беренә, туган җиргә якынайта.
XS
SM
MD
LG