Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәктәптә түләүле укуга каршы митинг үтте


Казанда егермеләп кеше мәктәпләрдә түләүле укуга протест белдереп митинг үткәрде. Алар арасында укчылар да бар иде. Бер кыз “Мин түләүсез уку телим” дип язылган шигарь күтәреп торды.

Казаннар 2011 елның 1 гыйнварыннан көчкә кергән һәм 2012 елның 1 июленә кадәр күчеш чоры үткән канун нигезендә мәктәпләрдә телләр өйрәнүгә, математикага, рус теленә икешәр сәгать кенә калыр, физкультура һәм диннәр тарихына өчәр сәгать булыр, ә калган барлык фәннәрне түләүле итәрләр дип хәвефләнә. Бу хакта “Комсомольская правда” хәбәр итә.

Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов яңа федераль дәүләт стандартларын раслады. Аның нигезендә урта мәктәпнең югары сыйныфларында физика, химия һәм биология мәҗбүри булмаска мөмкин.

Митингта катнашучылар: “Безнең надан бандитлар чолгап алган җәмгыятьтә түгел, ә укыган белемле җәмгыятьтә яшисебез килә”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG