Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot адвокатлары Русия баш прокурорына шикаять итә


Кулга алынган Pussy Riot төркеменең адвокатлары тикшерүчеләр ачылган эш белән танышу вакытын кысканга Русия баш прокуратурасына шикаять итә. Бу эшне мәхкәмәдә карау 4 июльгә билгеләнгән.

Адвокатлар фикеренчә, әгәр мәхкәмә утырышы 9 июльгә кадәр генә булса, яклау 7 томлык эш белән танышырга өлгермәячәк.

Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевич февраль аенда Коткаручы Гайсә чиркәвендә “панк-гыйбадәт” кылган өчен тоткарланган иде. Алар тәртип бозуда гаепләнде һәм җиде елга төрмәгә ябу яный.

Интернетта кызларны иреккә чыгару таләбе белән имза җыю дәвам итә.
XS
SM
MD
LG